Юлай НИЗАЕВ әзерләде автор яңалыклары
-
Татар Ямалы егетләре - «Әтием янәшәсендә» конкурсы җиңүчеләре!
Татар Ямалыдан бертуган Нургалиевлар республикакүләм узучы «Әтием янәшәсендә» конкурсы җиңүчеләре булып танылдылар. Республикабызның ата-аналар Советы уздырган һәр бәйгедә һәм ярышта теләп катнаша алар.
-
Цифрлаштыру дәресе файдалы булсын!
Актанышның 2нче санлы мәктәбендә «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкларны тикшерәбез» дигән тема астында «Цифырлаштыру дәресе» үтте.
-
«Умырзая»да матур чара
Безгә бик күркәм эчтәлекле һәм актуаль хәбәр килеп иреште «Умырзая» балалар бакчасыннан. Әйдәгез аның эчтәлеге белән танышыйк, дуслар!
-
Булдыра Киров яшьләре!
15 март көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында «Татарстан яшьләре һәм фән - киләчәккә адым» исемле укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды. Киров урта мәктәбе укучылары актив катнаштылар һәм ике секциядә призлы урыннар яуладылар.
-
Аккүз мәктәбе яңалыклары
IV Республика фәнни-гамәли конференциясе 9 мартта, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге 2нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Экология, дөнья һәм без» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
-
Көрәшче даны яшьтән үк бар аларда!
Пучы балалар иҗат үзәге җитәкчесе - Ләйсән Фидәис кызы Газизовадан бик матур эчтәлекле яңалык кабул иттек. Әйдәгез бу язма белән бергәләп танышыйк, дуслар!
-
13 МАРТТА АКТАНЫШ РАДИОСЫНЫҢ ТУРЫ ЭФИРЫНДА КУНАКТА: РАЙОН ПЕНСИЯ ФОНДЫ ҖИТӘКЧЕСЕ БУЛАТ БАСЫЙРОВ БУЛАЧАК
Тема:1200 сум компенсацион түләүләр һәм 42 ел стажлары булганнарга вакытыннан алдан пенсиягә чыгу.
-
«ҖЫРЛЫ- МОҢЛЫ, АКТАНЫШЫМ!»: ИЗГЕ МАКСАТ КӨЧЛЕ ИТӘ
«Безнең техникум да уңышлы чыгыш ясады. Сәнгатькә, җыр- биюгә гашыйк егет-кызларны «Йолдызлык -2023» фестивале янәдән бер сәхнәгә туплады. Районыбызның матур, күркәм гадәте, бәйгегә - зур әзерлек, иҗади караш, югары нәтиҗәгә омтылыш!» дип башланып китә безгә килгән чираттагы хат юллары. Сезгә Актаныш технология техникумының өстәмә белем бирү педагогы Зилә Нәгыймованың бик матур эчтәлекле мәкаләсен тәкъдим итәбез.
-
Яугирнең әнисен котлады Чуракай мәктәбе
Чуракай мәктәбе укытучылары, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан яугир Илфакның әнисен бәйрәм белән котладылар.
-
Менделеевск шәһәреннән репортаж дәвам итә
Актаныш йолдызчыклары балкый, сәхнә тота. Алар безнекеләр! Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та аларның чыгышларын тамаша кылган әлеге фотосурәтләрдән күрәбез.
-
Иске Әлемлеләр 8 Март бәйрәмен гөрләттеләр
Бу бәйрәм алдыннан барлык табигать назга, җылылыкка, мәхәббәткә төренә сыман. Кояш та җылырак иркәли, тирә-як хуш ис, саф һава белән тула, җылы яклардан туган якларын сагынып, кошлар кайта, карлар эреп, кырлар ачыла, сулар һавада да яз исе килә, яңа тормыш башлана. Язга яңа өметләр баглыйсың, яңа тормыш башланып, яхшы үзгәрешләр көтәсең.
-
Бүген изге Бәраәт кичәсе. Нинди догалар укырга?
Бүген кояш баегач изге, бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсенә кердек.
-
Бүген кайсы урамнарда ут сүнеп торачак?
Актаныш районының электр челтәре хәбәр итә: Һ.Такташ, Н.Баян, Ә Авзалова, Көнбатыш, Якташлар урамында ут төшке ашка кадәр булмаячак.
-
Актаныш радиосының туры эфирында Дилбәр Әнвәрова булачак! Тыңламый калмагыз!
Рәисебез Рөстәм Нургалиев, «ТАТМЕДИА» һәм район хакимияты ярдәме белән яңа сулыш алган радиостудиябездән кунаклар өзелгәне юк. 7 март көнне иртәнге 7:00 сәгатьтә «Актаныш радиосы» дулкыннарында турыдан-туры эфирда район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова белән алып баручы Фәния Рәшитова әңгәмә корачак.
-
Актанышта теннис спорты - үсештә!
Районыбыз теннис спорт төре сәхифәләре күркәм казанышлар белән тулыланып, яңадан-яңа уңышлар һәм үрләр яуланып тора. Чираттагы яңалык та бу хакта сөйли.