Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

10 КОМБАЙНЧЫ АКТАНЫШ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ МАХСУС БҮЛӘГЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызның урып-җыю эшләренә иң яхшы әзерлекле 10 комбайнчысына акчалата премияләр тапшырды. Бүләк күләме биш мең сум. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Кыр эшләре башланыр алдыннан комбайнчыларның теоретик һәм гамәли белемнәре сыналды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең район бүлеге җитәкче-белгечләреннән төзелгән комиссия кыр корабларының төзеклеген, җиһазланышын энә күзеннән үткәрде. Механизаторлар тест биремнәрендәге 25 сорауга җавап биреп урып-җыю эшләренең үзенчәлекләре, куркынычсызлык кагыйдәләре һ.б. искә төшерде. 


Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов кулыннан премия-бүләкне алучы уңган комбайнчыларыбыз

Эльварт Шәкүров, “Актаныш” агрофирмасы;

Изһар Мирзамәхмүтов, “Нигез” хуҗалыгы;

Фәнил Идрисов, “Чишмә” агрофирмасы;

Рәмис Мирзаханов, “Тамыр” хуҗалыгы;

Лерон Насифуллин, “Саф” хуҗалыгы; 

Фәндәвис Галләмов, “Чишмә” хуҗалыгы;

Ленар Рәхимов, “Ташкын” хуҗалыгы,

Рамил Шәймәрданов, Нур Баян исемендәге хуҗалык,

Фердинант Закирҗанов,”Әнәк” агрофирмасы;

“Нур” хуҗалыгыннан Нурсил Мөхәммәтдинов

Энгель Нәвап улын хезмәт урыннарында каршы алды.

Район башлыгы һәрбер механизатор белән шәхсән аралашып, урып-җыю барышы турында сорады. Күңелләре күтәренке кыр батырлары быелгы урып-җыюны югалтуларсыз, ватылмыйча, өзеклекләр тудырмыйча башкарып чыгарга вәгъдә бирделәр.

Фотолар Рузилә Хәсәнованыкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев