Актаныш

14 минутка бер бункер

Районыбыз игенчеләре уракның экватор сызыгына якынлаша. Яңгырда һәм җилдә егылган игеннәрне теземнәргә салып булса да, тир түгеп үстерелгән икмәкләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу өчен көчләрен түгә алар.

 “Актаныш” агрофирмасының Актаныш бүлекчәсендә дә кызу урак өсте. Кояшлы көннең кадерен белеп, икенче көннең таңы атар алдыннан, чык төшкәнчегә тикле эшлиләр. Тәүлегенә ике-өч сәгать кенә йокы күргән игенче-механизаторлар ару-талуларын тышка чыгармый хезмәт куя. Чөнки мондый матур көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәсен бер Ходай үзе генә белә.

 

Әлеге бүлекчәдә быел 2900 гектар күләмендә бөртекле культуралар игелгән. Шуның 500 гектарын көзге бодай, 850 гектарын язгы бодай, 800 гектарын арпа, 260 гектарын солы, 235 гектарын борчак тәшкил иткән.

 

-Бүгенге көндә урып-җыюның 60 процентка якынын тәмамлап киләбез. Көзге бодайны җыйнап алып бетердек. 300 гектар тирәсе арпа, 700 гектар язгы бодай, 200 гектар солыны алып бетерәсе кала, - дип эш барышы белән таныштырды безне бүлекчәнең агрономы Газинур Әхмәев.

 

12 август көненә инде алар тулай җыемны 75 мең центнерга җиткергәннәр. Узган ел исә тулай җыемны 96 мең центнер белән бетерүләрен исәпкә алсак, быел уңыш узган елдан шактыйга күбрәк чыгар төсле. Бу хакта Газинур Әхмәев тә ассызыклап үтте. Кукурузны исәпкә кертмичә тулай җыемны 130 мең центнер белән төгәлләргә дигән исәбебез бар, диде ул.

 

Бер гектардан чыккан уртача уңышка килгәндә, көзге бодайныкы ул  60 центнерны тәшкил иткән. Урыны белән 80 центнер уңыш чыккан басулары да булган. Арпа да бер гектарга уртача 60 центнер тирәсе уңыш биргән. Әле алда сугасы басуның уңышы бер гектарга уртача 72 центнерны күрсәтә, диделәр.

 

-Быел яңа сортлар белән күп эшләдек. Менә шулар үзләренең мул җимешләрен бирә, -дип канәгать елмайды агроном. – Мул уңыш алыйм дисәң, җирне тиешенчә эшкәртү белән бергә сортлар белән дә эшләргә кирәк. Шул нияттән, көнбагыш, кукурузның 16, бодай, арпа, борчакның 6 төрлесен алып кайтып чәчкән идек. Язгы бодайның бер төреннән югары уңыш көтәбез.

 

Әгәр тырыш хезмәтләрен куючы игенче-механизаторлар булмаса, басуларда шушындый күкрәп үскән игеннәр дә булмас иде. Агрофирмада моны бик яхшы аңлыйлар һәм эшче көчләрнең кадерләрен дә беләләр. Аларга тиешенчә эш шартлары тудыру, вакытында кайнар аш белән тәэмин итү үз югарылыгында оештырылган.

 

Бүгенге көндә Актаныш бүлекчәсе басуларында биш кыр корабы хәрәкәтләнә. Эштә тоткарлык тудырмау максатыннан комбайннарга кирәк булса, еккыч, кирәк булса, ургыч көйләп куялар.

 

Аларны иярләүче капитаннары хакында Газинур Әхмәев бары тик җылы сүзләр генә ирештерде.

 

-Әлеге комбайнчыларга тел-теш тидерә торган түгел. Нью-Холланд комбайнында йөрүче Эльбрус Мөхәммәтовның суктырган икмәге 20 мең центнердан артып китте, ДОН комбайннарында йөрүче Альберт Шәңгәрәев белән Фоат Дәүләтовныкы 15 мең центнерга җитеп килә. Акрос комбайнында йөрүче Флорид Хәертдинов белән Илбарт Шәкүровлар да 15 мең центнер чиген узып баралар. Хәзер комбайнчылар да мул уңыш җыюга ияләнде. Бер гектарга уртача уңыш 80 центнер чыккан басудан соң, 40 центнер чыга торганына күчкәч кәефләре төшеп китә. Биредә уңыш чыкмый дип кайгыралар. Ә заманында бер гектарга уртача уңыш 45 центнер чыккан өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме биргәннәр.

 

Чыннан да, комбайнчыларны эшләреннән бер минутка да туктатырмын димә. Шулай да Альберт Шәңгәрәев белән сөйләшеп алу җаен таптык.

 

-Комбайнга утырмасаң, тамак туймаган сыман, - дип башлады Альберт абый сүзен. 1982 елда укуны тәмамлауга, әтием Миңнегалидә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Аннан абый янында йөрдем. 1985 елда армия сафларында хезмәт итеп кайткач үзем комбайнга утырдым. Шуннан бирле бер елны да калдырганым юк. Быелгы уңышка сөенеп туя алмыйм. Көзге бодай басуында 14 минут эчендә бер бункер тулды. Бу бит әкияткә тиң. Бер көнгә 38 бункер суктырдым. 20 дән дә калганым юк, –ди.

 

Альберт абый ярдәмечесе Владислав Зариповны да мактап телгә алды. Техникумда укучы әлеге егетне тәвәккәл, киләчәктә ышанычлы алмаш булырлык, диде ул.

 

Комбайнчылар суктырган икмәкләрне алты КамАЗ машинасы бер өзлексез ындыр табагына ташып тора.

 

Суктырган икмәкләрнең дымлылыгы 14-15 процент тирәсе. Аларны коры килеш терлекләргә ашату өчен ындыр табагындагы складларга урнаштыралар. Җитәрлек күләмдә орлыкка салалар. Калганын дәүләткә тапшыралар.

 

Ындыр табагында эшләүчеләрнең тырыш хезмәте дә мактауга лаек. Алар иртәнге өчләргә тикле икмәкләрне урнаштырып бетермичә кайтып китмиләр.

Икмәкләрдән бушаган басуларда саламнары кипләргә кысылып, фермаларга кайтарып барыла.

 

Шук ук вакытта көзге чәчү өчен җирләрне дә тиешле дәрәҗәдә әзерләп куйганнар. Быел 680 гектарда көзге культуралар чәчүне планлаштыралар. Шушы көннәрдә аңа керешәбез, ди агрономнары. Моның өчен югары репродукцияле орлыклар әзерләнеп, иләнеп, тиешле шартларга туры китереп куелган.

 

undefined

 

undefined

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: