Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы семинарының чираттагысы “Әнәк” агрофирмасында узды

“Әнәк” агрофирмасыннан үрнәк алырга була


Хуҗалыкларның еллык эшчәнлегенә анализ бирүгә багышланган авыл хуҗалыгы семинарының чираттагысы “Әнәк” агрофирмасында узды. Әлеге агрофирма районда шактый җир мәйданы булган, терлекчелек буенча күп продукция бирә торган хуҗалык санала. Агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев җитәкчелегендәге белгечләр кулга-кул тотынышып матур гына эшлиләр. 

Киңәшмә барышында агрофирманың механизация, игенчелек, терлекчелек тармаклары берәм-берәм күздән кичерелде.
- Язгы кыр эшләренә барлык техникасы да әзерләнеп бетеп килә. Агрофирманың  78 гә якын тракторы бар. Алар игенчелек тармагына да, терлекчелек тармагына да хезмәт күрсәтә. 2021 елның көзге урып-җыюына ике бөртекле ашлык сугу комбайны алдылар. Терлек азыгы әзерли торган комбайннарын да тулысынча карап куйдылар. Бер чапкыч комбайны алу өчен акча күчерделәр. Гомумән алганда, алар 200 миллион сум тирәсенә техника алдылар, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев. 

Агрофирма язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә югары репродукцияле орлыклар белән тәэмин ителгән, тиешле күләмдә ашлама тупланган. 
Терлекчелек тармагында да ирешелгәннәре шактый. Бүгенге көндә алар тәүлегенә 35 тонна сөт җитештерсәләр, апрель башларына аны 40 тоннага, ә июнь-июль айларына 50 тоннага җиткерергә планлаштыралар. Моның өчен тулы мөмкинлекләре бар, ди җитәкчеләр. Түке бригадасына кайтарылган 92 баш нәселле таналар, үзләренең сыерларыннан туган бозаулардан үстерелгән таналар белән бу күрсәткечләргә ирешерләр дә. Терлекләргә бирелгән азыкның да сыйфатын алар лабораториядә даими тикшертәләр, рационга нык игътибар бирәләр. 

Семинарда Фарис Фәтхиев бик теләп үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Эшнең барлык нечкәлекләрен дә ачып бирде дияргә була. 

Район башлыгы Энгель Фәттахов “Әнәк” агрофирмасының эшчәнлеген югары бәяләде. Башкаларга да бирегә килеп, тәҗрибәләрен өйрәнергә кирәк дигән фикерен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев