Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Актаныш" агрофирмасында авыл хуҗалыгы семнары узды

Агрофирманың лейкозга каршы алып барган эше дә мактауга лаек

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре белән берлектә "Актаныш" агрофирмасында авыл хуҗалыгы семинары узды. Аның барышында  Киров һәм Олыимән бүлекчәләрендәге терлекчелек тармагы эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. 

Киров бүлекчәсендә төзелгән яңа саву залын карадылар. Агрофирманың лейкозга каршы алып барган эше дә мактауга лаек. Район башлыгы агрофирманың терлекчелектә һәм игенчелектә алып барган эшчәнлеген югары бәяләде.

Семинарда катнашучылар Актаныш сөт заводында да булып, алар җитештергән продукция белән таныштылар һәм авыз итеп карадылар. Райондагы күп хуҗалыклар сөтләрен бирегә тапшыра. Килгән сөтнең сыйфаты начар түгел, диде җитәкчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы сулышы Агрофирма