Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

УҢЫШ-2021: ИҢ ЮГАРЫ КҮРСӘТКЕЧ- 20 ЦЕНТНЕР (фотолар)

Бүген район хакимиятендә атналык брифинг 2021 елда икмәк һәм печән әзерләү темасына багышланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев сүзләреннән аңлашылганча, быелгы уңыш күләме узган елныкына якын да килә алмый. Ләйсән ГАЗИЗОВА

          Актаныш районы игенчеләре 200 мең тонна икмәк җитештерү буенча рекордлы санга ирешсә, быел 80 мең тонна бөртеклеләр җыеп алу- иң югары күрсәткеч санала. 

28 июль көненә урып-җыюның 44 проценты башкарылды. 46432 мең га мәйдан җирдән 35330 тонна икмәк җыеп алынган. 1 га җирдән уртача уңыш 17, 1 центнер тәшкил итә. Көзге бодай -18, борчак-11,6,  арыш-15, арпа-19,2 центнер чыга. 4 хуҗалык язгы бодай культурасын җыйнауга керешкән, гектардан 14,8 процент күләмендә чыга, солы 16 центнер.  Хәзер җыелган икмәкләр чистартып амбарларга саклауга куела.  

       Терлек азыгы әзерләүдә дә коточкыч кыенлыклар китерде быелгы корылык. Ел буена бер шартлы терлекне асрау өчен башка елларда 35-40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куелса, быел бу сан корылык аркасында 30 центнер итеп билгеләнде. Район хуҗалыкларында 132 мең тонна сенаж, 115 тонна силос, 27 тонна печэн әзерләнгән. Мордовия, Удмуртиядән терлек азыгы кайтарту турында да уйлана хуҗалыклар. Чөнки 35384 баш терлекне продукция бирүчәнлеген киметмичә кышлатасы да бар бит әле. Шәхси фермер хуҗалыкларында да мөгезле эре терлек саны байтак- 11244 баш.
Аграрийлар кукуруза культурасына зур өметләр баглый. 6598 га мәйданга иртә язда әлеге культура чәчелгән һәм барысы  132 мең тонна силос әзерләү бурычы куелган иде. Бүгенгә 115 мең тоннасы әзер. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарда терлек азыгы әзерләүне контрольдә тота. Безнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ун көн саен бу юнәлештә хисап тота. 
 

  Нәфис Әзһәм улы туфрак эшкәртүгә игътибар биргән хуҗалыкларда гектар куәтенең чагыштырмача югары булуын билгеләп үтте. Басуларны  тирәнтен эшкәртеп, дым запасын туплап, ашлама кертелгән мәйданнарда бөртеклеләр 20 центнердан да ким чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев