Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ: Көн кадагында- терлек азыгы әзерләү

Аяз, кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тын-сулышлары белән көтеп ала. Вакыты шундый- каерылып үскән печәннәрне тизрәк җыеп алырга, терлек азыгы базларын сыйфатлы сенаж белән тәэмин итәргә кирәк.

             Район җитәкчелеге тарафыннан хуҗалыклар алдына быелгы сезонда бер шартлы терлеккә 7 тонна сенаж, 6,5 тонна силос, 1 тонна печән әзерләү бурычы куелды. 
            Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча, "Әнәк" агрофирмасы сенаж салуда авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында беренче урында бара. Бүген "Әнәк"тә 3496,2 тонна сенаж салганнар. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта да хәрәкәт яхшы гына оештырылган- биредә 3250 тонна, "Таң"  хуҗалыгында 2485 тонна сенаж базларга урнаштырылган. "Башак", СПСК "Агыйдел", "Чәчер" хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бөтенләй башланмаган әле. 

"Тамыр", "Таң", "Саф", "Эконом" хуҗалыкларында сусыл азык белән беррәттән печән дә хәстәрләнә.

Гомумән алганда, район буенча 22283 тонна сенаж, 459 тонна печән әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә, 3 центнер азык туры килә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев