Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

2 яшьлекләр арасында Малифисента, 3 яшьлекләрдән Грифон, 5 яшьлек юртаклардан Арабика беренче килде

Сабан туеның атлар ярышын райондашларыбыз көтеп ала. Ипподромның урыны да матур, чабышны карарга да уңайлы: тау битенә чәчәкләр кебек сибелгән кунаклар төркем-төркем булып түбәндәге мәйданнан чабыш юлын күзәтә.

       Ат чабышын алып баручы Рөстәм Мусин белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев һәр узышчы турында тулы мәгълүмат биреп, аңлатып бардылар. Җайдакларның кем булуы, чабышкы атларның җиңүләре турында да ишетеп- белеп җан атты тамашачы. 
                  2 яшьлек, 3-4 һәм 5 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәк юртаклар, 3 яшькә кадәрге һәм 4 яшь һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы чабыш атлары, хуҗалык атлары 1600- 1750 метр аралыкта чабып үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтте.

               “Нур”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Таң”, “Ташкын”, “Башак” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы атлары белән бергә  Шәехов КФХ-ның, Булат Нәҗмиев, Рамил Хөсәенов, Рузил Галимовның малкайлары Сабан туеның иң күңелле мизгелләрен бүләк итте. Бәйрәм кунаклары ел дәвамында алып барылган әзерлек нәтиҗәсен бер сулышта карады.           

               2022 елның ат чабышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе тәкъдим иткән таблицадан карап белә аласыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев