Актаныш

20 тоннага җиткерү – төп максатлар

Хуҗалыкларның ел дәвамында эшләгән эшләрен күрсәтү, кышка әзерлекләрен карау һәм тәҗрибә уртаклашуга корылган киңәшмәнең быел тәүгесе Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 16 ноябрь көнне узды. Биредә район башлыгы Энгель Фәттахов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

 

Быел Нур Баян исемендәге хуҗалык районда иң беренче булып урып-җыюны тәмамлады. Алар барысы 88 мең центнердан артыграк икмәк җыйнап алдылар. Уртача уңыш бер гектарга 44 центнерны тәшкил итте.

– Узган елга караганда 10 центнердан артыграк икмәк җыйнап алдык. Бу бәлки җирне тиешенчә ашлаудандыр да, – диде хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов. – Бөртекле культураларга бер гектарга тәэсир итү көчендә 120 килограмм, азык культураларына 80 килограмм исәбеннән ашлама керттек.

Моңа кадәр алар көзге культураларга ашламаны гектарына тәэсир итү көчендә 80 килограммнан артыкны кертмәгән булганнар. Киләсе ел уңышы өчен чәчелгән 1600 гектар көзге культураларга бер гектарына тәэсир итү көчендә 100 килограмм исәбеннән ашлама керткәннәр. Тагын бер центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертәләр. Киләсе ел өчен гектарга 70 килограмм исәбеннән ашлама туплап куйганнар инде.

Орлыкларны яңарту буенча да эш алып баралар. Арыш, люцерна орлыклары алганнар. Хуҗалыкның керемен тулыландыру өчен әле сатардай икмәк запасы да шактый.

Ындыр табагындагы орлыкларның сакланышына, складларның чисталыгына тел-теш тигерә торган түгел. Шушы ук ихатада аларның комбайннары, тагылма кораллары да саклауга куелган. Чит ил комбайннарының компьютер системасына зыян килмәсен өчен кабина тәрәзәләре капланган.

– Техниканы ачык ысул белән саклаучы хуҗалыкларда шушындый тәртиптә эшләргә кирәк, – диде районның дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илдус Хәкимов.

Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау да бара. Үзләренең ремонт бүлмәсен дә булдырганнар. Булганны саклау – биредә төп принципларның берсе. Механизаторлар үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп, детальләрне ремонтлау өчен җайланмалар да уйлап тапканнар. Җәй көне КЗСта эшләүче Мөхәммәтнур Ибраһимов ДМС чәчкечләренә яңа сулыш өрә дисәң дә, ялгыш булмас. Бердән, үзенә эш, икенчедән хуҗалыкка экономия, өченчедән иске детальләр чыгарып ташланмый.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкның техника, авыл хуҗалыгы агрегатларының торышына бәя бирде. Аларның үзләренең токарь бүлмәсе булу, эшләрен шактыйга җиңеләйтә. Биредә слесарь-көйләүче булып 31 ел хезмәт куючы Илһам Әхмәтов частьләрнең кырасын-кырып, төзәтәсен-төзәтеп куя.

Соңгы елларда Нур Баян исемендәге хуҗалыкның терлекчелек буенча алга китүе, мөгаен, азык әзерләү цехы булдыруга да бәйледер. Биредә терлекләргә рацион нигезендә азыкны катнаштырып, әзерләп бирәләр. Рационда каралган барлык азык төрен компьютер граммына тикле күрсәтеп тора. Азык ташучыларга, болгатучыларга да хезмәт хакы шуның нигезендә түләнә. Район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ленар Әгъләмов хуҗалыкның рационында кимчелекләр юк дип белдерде. Сыерларның торышына да яхшы бәя бирде алар.

Хуҗалыкның барысы 2565 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 760ын сыерлар тәшкил итә. Бүгенге көндә алардан көнгә 14400 килограмм тирәсе сөт җитештерәләр.

– Киләчәктә безнең максат, көнлек сөт җитештерүне 20 тоннга җиткерү, – ди хуҗалык җитәкчесе. Бу урында сыйфатлы итеп салынган силос һәм сенаж булса, калганын көйләп була дип тә өстәде.

Хуҗалыкның силос һәм сенаж базларына сүз әйтерлек түгел. Барлык таләпләргә туры китереп узган ел икене, быел икене төзегәннәр. Киләсе елга да төзергә исәплиләр. Моның өчен нигезен салып калдырганнар инде.

Әлеге хуҗалыкның лейкозлы терлекләрдән арыну буенча алып барган эшчәнлеге дә мактауга лаек. Алар лейкозлы сыерлардан туган бозауларга сәламәт сыерның угызын эчерәләр. Сыерларның да авырулары сәламәтләреннән аерым тәрбияләнә. Бозауларны тугач 71 көнгә тикле аерым клеткаларда гына асрыйлар. Шуннан соң теше маллар лейкозга тикшерелеп, авырулары үгезләр белән симертүгә җибәрелә. Тешеләрен тана итү өчен аерым тәрбиялиләр.

– Ике елда лейкоздан арыну бурычы куябыз, – ди Айрат Сәлихҗанов.

800 баш симертү маллары булып, хуҗалык кассасына алар шактый акча кертә. Рацион дөрес төзелсә, алар көнгә 1 килограмм 200 – 1 килограмм 400 грамм үсеш бирә, диләр. Үгезләрне 18-19 айга кадәр тәрбияләп, 700 килограммга җиткереп саталар.

Район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалыкның эшчәнлеген уңай яктан бәяләде. Тик хезмәт хакларының түбәнрәк булуын искәртте.

– Сезнең хуҗалык республиканың уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләргә тиеш түгел. Моны карап бетерегез. Шулай ук сөт җитештерүегезне дә арттырыгыз, – диде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: