Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

2015 елгы икмәкне кабул итү буенча киңәшмә үтте

10 июль көнне "Саф" хуҗалыгының Сәфәр амбарлары мәйданында 2015 елгы икмәкне кабул итү буенча киңәшмә үтте. Төп мәсьәләләләр булып урып-җыйнау чорында икмәкнең сыйфаты, сыйфатка китерү юллары һәм икмәкне кабул итүдә туган сораулар торды. Киңәшмәдә район хуҗалыкларыннан агрономнар, бухгалтерлар, экономистлар, кладовщик, весовщик, лаборантлар катнаштылар. Җыелышта катнашучылар "Саф" хуҗалыгының амбар объектлары белән...

10 июль көнне "Саф" хуҗалыгының Сәфәр амбарлары мәйданында 2015 елгы икмәкне кабул итү буенча киңәшмә үтте. Төп мәсьәләләләр булып урып-җыйнау чорында икмәкнең сыйфаты, сыйфатка китерү юллары һәм икмәкне кабул итүдә туган сораулар торды.
Киңәшмәдә район хуҗалыкларыннан агрономнар, бухгалтерлар, экономистлар, кладовщик, весовщик, лаборантлар катнаштылар.
Җыелышта катнашучылар "Саф" хуҗалыгының амбар объектлары белән танышып чыктылар. Җыеп алынган икмәк сакланасы складлар дезинфекция уздырылган, чиста, коры булырга һәм анда бер генә төрле культура сакланырга тиеш. Шулай ук кайткан икмәкнең хәрәкәте төгәл исәпләнеп, документлар дөрес итеп тутырылырга тиеш. Дәүләткә җибәрелгән документлар белән хуҗалыктагы хәл тәңгәл килеп баруы мөһим.
Шулай ук хезмәтне саклау таләпләренә дә зур игътибарны юнәлтергә кирәк - куркынычсызлык кагыйдаләре буенча инструктаж үткәрү, үт сүндергечләрнең булуы һәм һәр кешенең дөрес эш бүленешен тәэмин итү.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфид Мирзагитов узган киңәшмә буенча үз фикерен белдерде: "Икмәкне кабул итү алдыннан мондый киңәшмә үткәрү мөһим иде. Узган ел җибәрелгән кимчелекләр һәм быел андый хаталарны җибәрмәү турында сөйләштек. Оешкан төстә эш алып баруны максат итеп куйдык.
Район буенча 46 мең га урып-җыйнау эшләре уздыру көтелә. Бүгенге көндә борчак җитешү хәлендә, арыш һәм көзге бодайны 1 атна эчендә егарга була, калганнары язгы культуралар.
Хуҗалыклардан икмәк балансын алдык, чагыштырмача, уңыш начар түгел. Исән-имин булып 2015 елгы уңышны бергәләп җыйнап алып, файдасын күрергә язсын".
aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев