Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителде

2016 елның 18 апреленнән 16 маена кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы узачак. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләренең Республика һөнәр...

2016 елның 18 апреленнән 16 маена кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы узачак.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә узачак.
Түбәндәге тәкъдимнәр кертелә:
- районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына, хезмәтне саклау буенчакоординация советлары белән килешетереп, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыр һәм үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары булган АПК оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә утырышлар уздыруны йөкләргә. Тикшерүләр һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы АПК оешмаларында хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшырту буенча чаралар планнарын эшләүдә методик ярдәм күрсәтергә;
- чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының һәм язгы кыр эшләре вакытында кулланыла торган асылмалы җайланмаларның иминлек таләпләренә туры килүен тикшерүне оештырырга;
- эшләрне имин башкару ысулларына һәм алымнарына, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүне һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрүне оештырырга;
- медицина тишерүләрен узудан баш тарткан яисә уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрне үтәмәгән хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларын башкаруга кертмәскә;
- Татарстан Республикасы АПК оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә, механикалаштырылган отрядларның башлыкларына һәм фермерларга механизаторлар һәм сезонлы эшкә җәлеп ителгән эшчеләр белән хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж үткәрүне һәм моны билгеләнгән рәвештә катгый тәртиптә журналда теркәүне йөкләргә;
- Татарстан Республикасы АПК оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә аеручы куркыныч эшләрне башкаруга нарядлар-рөхсәтләр бирүне йөкләргә;
- хезмәткәрләрне махсус билгеләнгән яисә шул максатлар өчен җайлаштырылган транспорт чараларында имин йөртүне тәэмин итәргә;
- машиналардан һәм механизмнардан имин файдалануны оештырырга;
- мобиль техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклауны, шулай ук кешеләрне тиешле максатлар өчен билгеләнмәгән транспорт чараларында йөртүне булдырмаска;
- кырда, фермаларда, цехларда һәм җитештерү участокларында эшләүчеләргә ял итү өчен урыннар булдырырга, җитештерү участокларын һәм көнкүреш биналарын тиешле санитар хәлдә тотарга;
- төрле милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә айлыкның максатлары һәм бурычлары турында район массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле мәгълүмат биреп торуны тәэмин итәргә;
- районнарда 2016 елның 28 апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрергә;
- язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясарга һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышырга, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм башкаларны бүләкләү мөмкинлеген табарга.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев