Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

2022 ел уңышын ничек формалаштырырга: "Чишмә" хуҗалыгында баш агрономнар һәм баш инженерлар катнашында семинар узды (фотолар)

Бүген район хуҗалыклары алдагы ел уңышын хәл итә.

         9500 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеп куелды.

      Тәҗрибә күрсәткәнчә, аеруча быелгы елда көзге культуралар корылыкка бирешмәгән, язын чәчелгән бөртеклеләргә караганда уңышы да күбрәк булган.

 Җитәкче-белгечләр тарафыннан район буенча көзге культураларның мәйданын 18 мең гектарга җиткерергә кушылса да бу уңайдан фикерләр төрлелеге күзәтелә.

       Районда күп еллар дәвамында җир белгечләре уңышлы дип тапкан технологияләр үз көчен югалтмый.

Басуларда туфракны сыйфатлы итеп, тирәнтен эшкәрткәндә орлык яхшы тишелеш бирә. Шулай ук уҗым культураларын, туфракны ашлау югары уңыш алуга этәргеч. 

      Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкларның баш инженерлары һәм баш агрономнарына көзге чәчүне тизләтергә кушты. 


        2020 елда “Кыр көне” “Әнәк” агрофирмасында узачак. Агрофирмада бу мөһим чарага әзерлек башланды инде, районда беренчеләрдән булып көзге чәчүне башладылар. 10 кишәрлеккә тәҗрибәдә күрсәтү өчен уҗым культурасы чәчелде. Хәзер үсемлекләрнең тамырлары тукландырыла, туфракны фән кушканча ашлау оештырылды.


         “Россия” авыл хуҗалыгы үзәге” нең Актаныш филиалы җитәкчесе Әфка Сәрвәров уҗымнарны тәрбияләү, басу туфрагын эшкәртү буенча киң мәгълүмат бирде. Күрсәтмә материаллар белән аңлатты.


         “Чишмә” хуҗалыгында да көзге чәчү нәтиҗәле оештырылган. Алдагы ел уңышының нигезе- чәчүлек орлыклар чиста, идәненә бетон җәелгән өслеккә салып саклауга урнаштырылган.

Бөртеклеләрне җилгәрү конструкциясе тулы куәткә эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев