Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

2022 елның 1 мартыннан шәхси мал тотучылар һәм фермерлар сөтне экспертизасыз сата алмый

Әлеге яңалыкны районның хуҗалыклары җитәкчеләренә һәм баш белгечләренә, авыл җирлеге башлыкларына район ветеринария башлыгы урынбасары Илнар Кадыйров җиткерде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 елның 28 июнендә чыккан 421 санлы боерыгы шәхси фермер хуҗалыклары тарафыннан сату өчен җитештерелгән сөт продукциясенә кагыла. Сатуга чыгарырга 3 сәгать кала сөт тикшерелә, сыер малына нинди дарулар бирелгән, алар да исәпкә алына. Экспертизаны Россельхознадзор вәкилләре үткәрәчәк. 
Сөтне базарга чыгаручылар айга бер тапкыр бруцеллез авыруына да лабораториядә анализ тапшырырга тиеш. 
Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов сөт сатучыларга авырлык китермәслек итеп эшне оештырырга тәкъдим итте. 
- Пучыдагы сөт сатучыны Актанышка китереп анализ бирдерү лөгатьле булмас. Бу хакта акыллы итеп уйларга кирәк,-диде район башлыгы. 
Илнар Кадыйров аныклаганча, әлеге карарны кабул итүнең төп масаты- сатудагы сөтнең сыйфатын яхшырту, антибиотиклы сөтләрне базарга кертмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев