Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

22 ел трактор иярләгән үзебезнең Эльмира

Гүзәл затларны без гадәттә көчсез, ир-атларның киң җилкәләренә ышыкланып яшәүче итеп күз алдына китерергә гадәтләнгән. Ә менә "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә машина-трактор паркы мөдире булып хезмәт куючы Эльмира Гыйзетдинова белән аралашканнан соң, безнең хатын-кызларыбыз, кирәк булса, тауларны да күчерерлек көчкә ия икән бит, дигән уй килә. Эльмира җаны-тәне белән шушы...

Гүзәл затларны без гадәттә көчсез, ир-атларның киң җилкәләренә ышыкланып яшәүче итеп күз алдына китерергә гадәтләнгән. Ә менә "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендә машина-трактор паркы мөдире булып хезмәт куючы Эльмира Гыйзетдинова белән аралашканнан соң, безнең хатын-кызларыбыз, кирәк булса, тауларны да күчерерлек көчкә ия икән бит, дигән уй килә.
Эльмира җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше. Киров авылында Нәвәдир абый белән Илсинә апаның биш балалы гаиләсендә дүртенчесе булып туган кыз кечкенәдән үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Иптәш кызлары курчаклы уйнаганда, Эльмира гомер буе механизатор булып эшләгән әтисе янында кайнаша. Тракторның һәр детален тотып карый, аларны ничек төзәтергә икәнлеген күңеленә сеңдерә. Нәвәдир абый да кызын яныннан куып җибәрми, курчаклар белән уйна, дип тә үгетләми. Кызыксына, димәк, өйрәнер өчен теләге бар. Эшләгән кеше югалмый, дип фикер йөртә тәҗрибәле механизатор. Киров урта мәктәбендә укыганда Эльмира инде машина, тракторларны үзе йөртә башлый. Югары сыйныфта ук машина йөртү таныклыгы алу өчен укый. Таныклыкны исә район үзәгенә барып, имтихан биреп ала.
- 10 нчы сыйныфта укыганда бездән: "Мәктәпне тәмамлагач, нишлисез? Авылда каласызмы, әллә шәһәргә китәсезме?" - дип кызыксына башладылар. Минем һич кенә дә авылдан китәсем килми иде. Өстәвенә, авылда калучыларга икмәкләтә, акча белән дә ярдәм итәбез, диделәр. Шуңа мин: "Авылда калам, механизатор булып эшләргә телим", - дидем.
Ул елны совхозга яңа Т-40 тракторы кайта. Аны башка кешегә бирмичә, кызның укуы беткәнен көтәләр. Шулай итеп, 1988 елда Эльмира Гыйзетдинова үзенең хезмәт юлын механизатор буларак башлый. Тракторы белән кырларны иңли. Язын-көзен басуда җир эшкәртүдә катнаша. Җәен терлекләргә яшел масса ташый. Кышын исә ТСНда эшли. Шул ук вакытта читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлап, агроном белгечлеге буенча диплом ала. Әмма техниканы ташлый алмый ул.
- Бер көн руль артына утырмасам, тынычлап йоклый да алмыйм, - ди уңган.
Механизатор булып эшләү дәверендә ике генә трактор алыштыра ул.
- Техника ватылмыйча тормый, аны кем төзәтә иде соң? - дип кызыксынам.
- Әти булыша иде. Чөнки бергә хезмәт куйдык. Ләкин ул мин булдыра алмаганда гына үзе төзәтә иде. Нигездә, барысын үзем эшләргә тырыштым. Әти, үзе өйрәнсен, басуда ватылып калса, кем килеп төзәтер, дип әйтә иде. Шулай итеп, тракторны биш бармагым кебек белә башладым.
22 ел тимер атны иярләгәннән соң, хезмәтен җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны 2011 елдан "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсендәге машина-трактор паркына мөдир итеп куялар. Озак еллар ир-егетләр арасында эшләгәч, куркып калмый ул. Үзенең әлеге вазифаны алып бара алачагына ышана. Һәм җиң сызганып эшкә керешә. Механизаторлар белән дә уртак тел табу авыр булмый аңа.
Бүлекчәнең машина-трактор паркында бүгенге көндә 36 данә техника исәптә тора. Аларны карау һәм төзәтүне механизаторлар үзләре башкара. Бүген алар техниканы техник карауга әзерләү белән мәшгульләр. Ә авыл хуҗалыгы машиналарын инде тәртипләп әзерлек сызыгына куйганнар. Алар язгы кыр эшләренә тулысынча әзер.
Эльмира апаның хезмәтеннән җитәкчеләре дә канәгать.
- Әлеге вазифаны кайбер ир-егетләр дә Эльмира кебек башкара алмый. Үз эшен шул тикле яратып эшли. Инженер техниканы карап, эшкә ризалыгын биргәч тә, Эльмира аларны кабат бер кат күздән кичерә. Шуның өчен дә хезмәт вакытында техниканың ватылып җәфалаганы юк, - ди Киров бүлекчәсе
җитәкчесе Илфак Гаянов.
Авылларда шундый фидакарь затлар хезмәт куйганда хуҗалыкларның эшләренең алга барасына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев