24 ФОРМА-КИҢӘШМӘДӘН: Әллә без үзебез утырган ботакка балта чабу белән шөгыльләнәбезме?
Татар Ямалы җирлегендә генә дә сөтлебикәләр 15кә кимегән. Бу күпчелекне лейкозлы маллар тәшкил иткән итүен, әмма шулай күпләп бетергәнне кабат күпләп арттырып булырмы соң?
Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы ноябрь аена нәтиҗә ясап, 24 форма-киңәшмә быелга үз эшен төгәлләде. Ел дәвамында хуҗалык йөген җигелеп тартучылар Яңа елга да җиңел аяктан керәчәгендә шик юк анысы. Әмма киңәшмәдә кайбер хуҗалыкларга, исемнәрен атап, кискен кисәтүләр дә ясалды. Бүгенге сөйләшүдән соң да итәк-җиңнәрен җыеп, уңай нәтиҗә күрсәтә башламасалар, андыйларның упкынга тәгәрәвен көт тә тор. Кызганычка каршы, вакытында дилбегәне кысмау аркасында авыр хәлдә калган хуҗалык тәҗрибәсе Актаныш районының үзендә дә бар.
“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында оештырылган 24 форма-киңәшмә эшен район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләде. Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары, баш зоотехниклар, белгечләр белән беррәттән фермерлар да чакырулы иде.
Ел ахыры якынлашу һәр чыгыш ясаучының анализында ачык чагылды. Хуҗалыклардагы вәзгыятьне ачып салган район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Гүзәл Шаһиәхмәтова иң беренче чиратта җәмгыятьләрнең МЭТ баш саннары буенча төзелгән килешүләренә тукталды. Планны үтәп чыгарлык вакытның инде калмавын исәпкә алсак, кайбер хуҗалыкларның бу юнәлештәге хәрәкәте борчылырлык.
Бу нисбәттән район башылыгы Энгель Нәвап улы да үз фикерләрен җирткерде:
- Терлек мал-баш саннарын киметү – үзең утырган ботакка балта чабуга тиң. Маллар кимесә, җирлекнең яшәеше дә бетә. Мал-баш саны булмаса, сөт тә, ит тә була алмый. Анализлагыз, әмма ялган саннар күрсәтмәгез, - дип, мөрәҗәгать итте ул хуҗалык рәисләренә.
Ай эчендә хуҗалыкларда 269 МЭТ кимегән булып чыкты. Кайбер хуҗалыкларда тәүлеклек үсеш тә канәгатьләнерлек түгел. Юкса терлек азыгы да җитәрлек, тораклар да тәртиптә. Үсешне киметерлек реаль сәбәпләр юк дигән сүз бу. Әллә соң батырып эшләргә, яхшы күрсәткечләргә ирешергә теләмибез генәме?
Хуҗалыклар белән бергә КФХларның эшчәнлегенә дә тирәнтен анализ ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов җирлекләрдә крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүне дәвам итәргә кирәклеккә басым ясады. Андый хуҗалыклар үз аякларында нык басып торулары өстенә халыкны эшле итүдә дә әһәмиятле роль уйный.
Хуҗалыкларда гына түгел, шәхси секторларда да ай эчендә МЭТ саны 68гә кимегән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев әлеге кимүне авылларда сугым чоры башлану белән аңлатты. Сыерлар сафы да ноябрьдә 27 башка сирәгәйгән булып чыкты. Татар Ямалы җирлегендә генә дә сөтлебикәләр 15кә кимегән. Бу күпчелекне лейкозлы маллар тәшкил иткән итүен, әмма шулай күпләп бетергәнне кабат күпләп арттырып булырмы соң? Әлеге сорау ачык калды.
Соңгы ике елда авылларда вак малларның да күпләп кимүе күзәтелә. Аның каравы атлар үрчи.
Җирлекләрдә мини-фермалар оештыру буенча башланып киткән эш ел ахырына үзенең уңай нәтиҗәләре белән сөендергән. 31 шундый фермага 5 млн сум күләмендә субсидия кайткан. Тана алучыларга район бюджетыннан 495 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелгән. Шунысы куанычлы, мондый төр ярдәм киләсе елда да гамәлдә булачак – эшлим дигән кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.
Ни кызганыч, халыктан сөт җыючылар гына бәя килешүен үтәмәгән. Андый сансыз эшмәкәрләргә киләчәктә алмаш табылачагы хакында искәртелде, ноябрь аена исә исәп-хисапны яңадан башкарырга кушылды.
24 форманың иң дулкынландыргыч мизгелләре, гадәттәгечә, иң ахыргы минутларда булды. Ноябрь ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә, гомумиләштереп алганда, 81 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. Намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат бу юлы Нур Баян хуҗалыгына юл алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев