Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

2430 гектар чәчүлек мәйданы зыян күргән

Узган атнада "Башак" ҖЧҖдә хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл башлыклары катнашында зур гына гамәли сөйләшү узды. Хуҗалыкларда кичектергесез башкарасы хезмәтләргә, бурыч һәм алмаксатларга багышланган иде ул. Ә алар быел мулдан. Киңәшмәнең нәкъ Яңа Әлем җирлегендә узуы да очраклы түгел. Җәй айларында биредә республика семинары узачак. Дөресен генә әйткәндә, хуҗалыкта үзгәрешләр...

Узган атнада "Башак" ҖЧҖдә хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл башлыклары катнашында зур гына гамәли сөйләшү узды. Хуҗалыкларда кичектергесез башкарасы хезмәтләргә, бурыч һәм алмаксатларга багышланган иде ул.
Ә алар быел мулдан. Киңәшмәнең нәкъ Яңа Әлем җирлегендә узуы да очраклы түгел. Җәй айларында биредә республика семинары узачак. Дөресен генә әйткәндә, хуҗалыкта үзгәрешләр шактый, узган елның күрсәткечләре белән чагыштырганда көнлек тулаем савым да 2 тоннага арткан. Үткән көнне биредә техник күзәтү узган иде. Техника, тагылма агрегатлар төзекләндерелеп, әзерлек сызыгына бастырылган.


Хуҗалык МТПсында башланып киткән сөйләшүдә әлеге мәсьәләгә нык басым ясалды. Елның үзенчәлеген исәпкә алып, җир эшкәртү агрегатларына, аеруча КОС, КСНнарга игътибарны юнәлтү ассызыкланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан язгы кыр эшләрендә механизаторларга хезмәт хакы буенча тәкъдимнәр күрсәтелде. Район башлыгы Э.Фәттахов, "Әгәр механизаторга язгы чәчүдә көнгә 1,5-2 мең сум хезмәт хакы саналмый икән - бу дөрес түгел",- дип, комбайнчыларга тәгаенләнгән Кәрам Гарипов премиясе үрнәгендә аерым бер кызыксындыру чарасын булдыру зарурлыгын да искәртте.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 28 март, 2012 24 (9669) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев