Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

30 ел бергә

19 октябрь көнне Байсар авылы мәдәният йортында 3 дистә ел шушы җирлекнең хуҗалыгын җитәкләгән, күптән түгел үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 65 яшьлек олы юбилеен каршы алган, Актаныш районының Почетлы гражданины Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улының "30 ел бергә" исеме астында бәйрәм кичәсе узды. Рәүхәт аганың төрле елларда тырыш хезмәте белән...

19 октябрь көнне Байсар авылы мәдәният йортында 3 дистә ел шушы җирлекнең хуҗалыгын җитәкләгән, күптән түгел үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 65 яшьлек олы юбилеен каршы алган, Актаныш районының Почетлы гражданины Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улының "30 ел бергә" исеме астында бәйрәм кичәсе узды.

Рәүхәт аганың төрле елларда тырыш хезмәте белән яулап алган исем һәм дәрәҗәләрен саный китсәң, арттырып әйтүем түгел-үзенә бер табак бит җитмәс. Авыл хуҗалыгында ул нигез салган инновацион алымнар районда гына түгел, республика күләмендә киң кулланыш табып агросәнәгать комплексында төп юнәлеш буларак билгеләнде. Хәер, авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур казанышлары өчен генә түгел, фән үсешенә керткән саллы өлеше өчен дә орден-медальләре, дәрәҗәле исемнәре шактый аның. Алар арасында иң кадерлесе һәм иң дәрәҗәлесе - җөмһүриятебез башлыгы тарафыннан 2008 елда тапшырылган "Татарстан Респуб-ликасы алдындагы казанышлары өчен" ордены. Татарстанда әлеге зур бүләккә ия булучыларны бармак белән санарлык. Әлеге нисбәттән искә алып китү урынлыдыр, күптән түгел әлеге орденга тагын бер райондашыбыз - "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Җәлилов Дамир Әмин улы да лаек булды.

Хөрмәтләү кичәсендә мәртәбәле кунаклар белән беррәттән, юбилярның якыннары, авыл халкы, иңгә-иң терәп хезмәт юлын узган хуҗалык хезмәтчәннәре дә катнашты. Җыр-моң белән үрелеп барган кичәдә тәбрикләү, ихластан рәхмәт сүзләре шактый булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев