Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

65 баш сыерлы Ландыш Гыйбадуллина

Актанышта туып-үскән Ландыш Гыйбадуллина үзенең язмышы "Ташкын" хуҗалыгы белән бәйле булыр дип, мөгаен, уйлап та карамагандыр. Әмма язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми. Ландыш та 2004 елда Иске Байсар авылына килен булып төшә. Шуннан фермага эшкә чыга. Ул кадәр сыерны күргәне булмаган кыз башта каушап калса да, сөтбикәләре белән...

Актанышта туып-үскән Ландыш Гыйбадуллина үзенең язмышы "Ташкын" хуҗалыгы белән бәйле булыр дип, мөгаен, уйлап та карамагандыр. Әмма язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми.
Ландыш та 2004 елда Иске Байсар авылына килен булып төшә. Шуннан фермага эшкә чыга. Ул кадәр сыерны күргәне булмаган кыз башта каушап калса да, сөтбикәләре белән уртак телне тиз таба. Тора-бара инде бу эшнең бөтен нечкәлекләренә дә төшенә. Алай гына түгел, яшь кенә булуына карамастан, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә. 2014 елда "Үз һөнәренең остасы" исеменә дә лаек була.
Бүгенге көндә Ландыш 65 баш сыер сава. Ел башыннан шулардан барысы 2598 центнер сөт җитештергән. Бер сыерга 3898 килограмм туры килә. Тормыш иптәше Ризат та хуҗалыкта терлекче булып эшли. Әлеге пар өч бала тәрбияли. Аларны да үзләре үрнәгендә эш сөючән, тәртипле итеп үстерергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев