Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

69 гектар гына калган

“Нур” хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бу көннәрдә силос салу белән мәшгуль. Калган 69 гектар мәйдандагы кукурузны көннәр матур торганда алып бетерү максаты белән хәрәкәт итәләр.

 

Кукуруз культурасы хуҗалыкта 180 гектар мәйданда үстерелгән. Бер атна чамасы элек аны силоска сала башлаганнар.

– Быел кукурузлар силос өчен дә бик яхшы булып җитештеләр. Дымлылыгы 75 процентка калды. Чәкәннәре дә өлгерде. Башка елларда силос салган базлар судан гына тора иде. Быел алай түгел. Бөртекләре күп, туклылыгы да бик яхшы – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Наилә Шәрипова.

Инде биш базны тутырып, алтынчысын башлаганнар. Хезмәт куючы егетләр тиз көндә бетерү өчен бар көчләрен куеп, караңгыга тикле эшлиләр, диделәр.

– Кукурузның массасы быел бик әйбәт, бер гектарга 380 центнер тирәсе чыга, – ди хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Сираев.

Кукурузны “Полесье” турагыч комбайны белән Илфар Хәкимов массага ала.

– Яз көне чәчү чәчәм, аннан терлек азыгы әзерләү компаниясе башлангач, шушы “Полесье” комбайнына утырам. Башта сенаж, хәзер силос салуда катнашам. Быел кукурузның массасы бик әйбәт чыга. Көннәр матур торганда ике-өч көндә аны алып бетерергә иде инде. Эшләгәнгә хезмәт хакын вакытында алып барабыз, – ди Илфар Хәкимов.

Тураган масасаны 3-4 КамАЗ машинасы базга ташып тора.

– Хуҗалыкта шофер булып эшлим. Җәй көне – сенаж, көзен силос салуда катнашам. Якын басулардан көнгә 25 шәр рейс ясыйбыз. Ерактагыларыннан 15 ләп була. Комбайнга өзеклек тудырмаска тырышабыз. Ватылулар бик булмый. Андый очракта запас частьләр белән тиз арада тәэмин итәләр, – ди Тимур Ямалов.

Кайткан массаны базда трактор белән Фагыйть Әкрамов һәм Айнур Фәйрушин таптап торалар.

Быелгы ел көзге җир эшкәртү өчен дә кулай килде ди, алар. Барысы 1929 гектар күләмендә җир эшкәртелергә тиеш булып, шуның 1106 гектары – өстән, 700 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән. Җир эшкәртүдә Массей Фиргюссон тракторы белән Дилүс Шәрипов хезмәт куйган. Аңа ярдәмгә техникумда укучы студентлар да МТЗ-1221 тракторы белән булышкан. Алар 300 гектар тирәсе җир эшкәрткән.

Ике-өч көндә барлык эшләрне дә төгәлләргә иде исәп, дип озатып калды алар безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев