Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"АГРОСТАРТАП"КА КАТНАШ: КУЯНЧЫЛЫК ӨЧЕН 1,5 МИЛЛИОН СУМ, 24 СЫЕР АСРАСАҢ-3 МИЛЛИОН!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 14 июльдән 12 августка кадәр «Агростартап» грантында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Хакимияттә узган брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов әлеге конкурс турында тулы сөйләп, катнашуга таләпләр, грантны отканнан соң үтәлергә тиешле шартлар турында аңлатты. Ләйсән ГАЗИЗОВА

       “Агростартап” грант бәйгесендә фермерлар, башлап җибәрүче фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары катнаша ала. Мөгезле эре терлек асрап бизнес җәелдерергә теләүчеләргә 3 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә. Әгәр сөтчелек юнәлешен сайлыйсың икән, сыерлар 24, итчелектә үгезләр саны 50 баштан ким булмаска тиеш. 


      Авыл хуҗалыгындагы башка төр эшчәнлеккә исә 1,5 миллион сум акча каралган. Сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләр баш санын 150гә, шуның эченнән ана сарыклар санын 50гә җиткерергә тиеш.  Кәҗә асраган вакытта баш саны 40 һәм 30 тонна сөт саву бурыч итеп куела. Кошчылык белән шөгыльләнгән очракта өч төр бизнес- итчелек, йомырка җитештерү, чеби, бәбкәләрне атналык, айлык итеп үстереп сату; 40 баштан да ким булмаган атчылык, куянчылык проектларына “Агростартап”ның ишекләре киң ачык. Балыкчылык, бәрәңге үстерү, ачык яки ябык мәйданда яшелчә, җиләк, гөмбә үстерү, бөртекле, кузаклы һәм терлек азыгына авыл хуҗалыгы культуралары игү буенча да грант акчалары каралган.  

"Агростартап" программасында катнашу өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдиновка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Компетенция үзәге гражданнарга әлеге юнәлештә ярдәм күрсәтә. Министрлык сайтында "Гранты" бүлегенә кереп  программа турында тулырак белергә мөмкин.

"Агростартап" грантын оту өчен 49 балл җыярга кирәк. Комиссия аграр бизнес проектына һәрьяклап бәя бирә. Мәсәлән, 18 балл туплый алсаң гына катнашу хокукы бирелә. Приоритетлы тармаклар үзләре үк югары өстенлеккә ия- сөтчелек 7 балл өстәсә, атчылыкка 2 балл гына куела. Үгезләр асрау-3, җиләкчелек-6 балл белән бәяләнә. Шәхси йортың булса-2, әти-әниең белән яшәгәндә-1 балл бирелә. Җир кишәрлегең арендада булу да баллны киметә. Җиһазландырылган биналарга ия һәм өчтән күбрәк авыл хуҗалыгы техникасы булган эшмәкәрләр комиссия тарафыннан югары бәяләнә.

Грантка дәгъва итүче проектын яклаганда сайлаган бизнес төре буенча фәнни-техник белемнәрен,  компетентлылыгын күрсәтә алса 20 балл җыю мөмкинлеге бар. 

Быел Актаныш районыннан "Агростартап" программасына 4 райондашыбыз катнашырга теләк белдергән. Өчесе проект яклауда катнашкан, әмма грант оту өчен тиешле балл туплый алмаганнар. Дилүс Мөхәммәтдинов баллны киметүче сәбәпләрне  атады- җир һәм мөлкәт булмау аркасында комиссия әлеге проектларны төшереп калдырган. 

Нигездә, моңарчы Актаныш районы республика аграрийлары өчен булдырылган грант-бәйгеләрдә һәрвакыт җиңү яулап килгән. 

- Бер тапкыр дәүләт ярдәме алган фермер кабат программада катнаша аламы соң?

Әлеге сорауга Дилүс Мөхәммәтдинов уңай җавап бирде. Әмма программада катнашканнан соң 3 ел вакыт үткән булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев