Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш алдынгыларын хөрмәтләде 2 (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

27 гыйнварда Актаныш муниципаль районында ел саен була торган алдынгылар слеты узды, әлеге чара район үсешенә үз өлешләрен керткән төрле тармак хезмәткәрләренә, авыл кешеләренә багышлана. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Тантананың зур кунагы Актаныш районы хезмәтчәннәре эшенә зур бәя бирде һәм алдынгыларга министрлыкның...

27 гыйнварда Актаныш муниципаль районында ел саен була торган алдынгылар слеты узды, әлеге чара район үсешенә үз өлешләрен керткән төрле тармак хезмәткәрләренә, авыл кешеләренә багышлана.
Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Тантананың зур кунагы Актаныш районы хезмәтчәннәре эшенә зур бәя бирде һәм алдынгыларга министрлыкның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Сәлимгәрәев Нәфис Әзһәм улы, "Әнәк Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ферма мөдире Гыймазов Фаяздин Гаяз улы, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш зоотехнигы Гобайдуллин Фоат Җәват улы.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләклзнделәр: "Ташкын" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бригадиры Рахимов Ленар Халит улы, "Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Гиздетдинов Таһир Мәүләү улы, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчесе Исламов Рәдиф Хәләф улы. "Наратлы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчесе Исламова Альбина Әхияр кызы хөрмәтләнде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өченТатарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: "Таң" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Гафуров Илшат Габделхәй улы, "Әнәк" "Агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Исламова Гөлсәрия Миркасыйм кызы, "Әнәк" "Агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Шабаева Филиза Әхтәм кызы, "Нур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Хәкимов Илфар Вагыйз улы, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Исламова Илиза Шакир кызы бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен район бүләкләрен авыл хуҗалыгыһәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов тапшырды.
Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: "Әнәк" "Агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Айман" бүлекчәсе трактористы Хайретдинов Марат Ринат улы, "Саф" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Галиуллин Илсур Вагыйз улы, "Таң" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Гараев Инсаф Гавас улы, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Габдрафикова Илгизә Хатип кызы, "Саф" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Фахретдинов Рүзил Госсаметдин улы.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: "Ташкын" җаваплылыгы ч икләнгән җәмгыяте сыер савучысы Нәбиева Гөлфия Васил кызы, "Чишма" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Пылева Инсия Сәгыйр кызы, "Нигез" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Гәскаров Хәлил Рәзиф улы, "Нур Баян" исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Галяутдинов Радик Рафаил улы, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте машина-трактор паркы мөдире Мөхәмәтдинов Илнар Әбүдәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев