Актаныш

Актаныш авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа бурычлар билгеләде

27 октябрь көнне "Ташкын" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары катнашында киңәшмә үтте. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге агымдагы эшләр каралды. Бурычлар билгеләнде. Семинарда катнашучылар иң элек район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җитәкчелегендә "Ташкын" хуҗалыгының машина-трактор паркындагы эшчәнлек белән таныштылар. Төгәл мисаллар ярдәмендә техниканы ничек ремонтларга, ничек...

27 октябрь көнне "Ташкын" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары катнашында киңәшмә үтте. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге агымдагы эшләр каралды. Бурычлар билгеләнде.
Семинарда катнашучылар иң элек район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җитәкчелегендә "Ташкын" хуҗалыгының машина-трактор паркындагы эшчәнлек белән таныштылар. Төгәл мисаллар ярдәмендә техниканы ничек ремонтларга, ничек саклауга куярга кирәклеген күрделәр. Чөнки быел кулландык та, шуның белән бетте, дип кенә эшләү бер генә белгечне дә бизәми. Быелгы көз коры килде. Һава торышы да әлегә җылы тора. Шунлыктан, булдыра алганча, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап кую зарур. Бу хакта Илдус Хәкимов та искәртеп үтте.
Комбайннарны ремонтлауга килгәндә, иң элек аларның бункерларын калган бөртекләрдән арындырып, чистартып, буяп кую мөһим. Югыйсә, кайбер хуҗалык комбайннарының бункер эчләрендәге бөртек шытып, уҗым үсеп утыру очраклары да бар икән. Бу яктан "Әнәк" агрофирмасын үрнәк итеп китерде белгеч. Аларда урып-җыю эшләре иң ахырдан төгәлләнсә дә, 23 комбайннары да чистартылып, бункер эчләре буяп куелган. Шулай ук комбайннарның тутыга торган барлык өлешләрен эшләп бетерү, ургычларын үз төсләренә туры китереп буяп бетерү дә максат булып тора.
- Комбайннарның дефектовка өлешенә дә игътибар бирсәгез иде, - ди Илдус Хәкимов. - Механизаторның исендә вакытта комбайнның кайсы часте ватык, аны төзәтеп буламы, яисә яңага алыштыру таләп ителәме - боларны барлап, хуҗалык җитәкчесенә җиткерегез. Чөнки яз көне генә шул запас часть җитми дип йөрү егетлек түгел.
Кыр корабларын ябык биналарда саклау да мөһим булып тора. Районда барысы 92 комбайн булып, шуның 36сы бина эченә кертелгән. "Ташкын" хуҗалыгында исә биш комбайннары да ябык бина эченә урнаштырылган.
Сөйләшү барышында чәчү комплексларын да ябык биналарга урнаштыру кирәклеге искәртелде. "Ташкын" һәм "Тамыр" хуҗалыкларының чәчү комплекслары нәкъ шул рәвешле урнаштырылган. Башкаларга да алардан үрнәк алу кирәктер.
Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында Илдус Хәкимов ремонт сыйфатын булдыру өчен беренче чиратта эшчеләргә эш шартлары тудырырга кирәклегенә басым ясады. Бу яктан "Ташкын" хуҗалыгының ремонт цехы мактанырлык түгел. Кысан гына, караңгы, салкын бинада эшләгән хезмәткәрләрдән сыйфатлы эш таләп итү урынсыздыр ул. Шуның өчен дә ремонт цехларын хезмәткәрләр чишенеп эшләрлек итеп эшләү зарур. Икенчесе - түләү системасына бәйле. Ул халыкка аңлаешлы итеп язылып, күренеп торган урынга элеп куелган
булырга тиеш диелде.
Хуҗалыкның ындыр табагы алдындагы эшчәнлеге белән баш агроном Фагыйтҗан Хаҗиев таныштырды.
Быел биредә зур һәм якты итеп бер склад төзеп куйганнар. Аның торышы һәркемне җәлеп итәрлек. Ишекләре дә ике катлы. Эчке катын челтәрдән урнаштырганнар. Бу икмәкне җилләтү өчен тышкы ишекне ачкач кошлар кермәсен өчен шулай эшләнгән.
- Безнең бу складта күчмә фондка калдырылган 92 тонна арыш орлыгы саклана. Хуҗалыкта барысы 11 мең центнер күләмендә орлык бар. Бу үзебезгә ике сезон чәчәргә җитә. Барысы да таләпләргә туры килә.
Дөрестән дә, биредә орлыклар сакланучы складлар барысы да чиста, бер генә артык әйбер дә куелмаган, тәртип хөкем сөрә.
Киңәшмәнең икенче өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов атна эчендә эшләнгән эшләргә анализ ясады. Бу беренче чиратта техника ремонтына кагыла.
Районда барысы 194 чәчкеч бар. Әлегә шуның 48е ремонтланган. Ә атна эчендә 11 чәчкеч кенә төзекләндерелгән. Болар - "Нигез"дә -1, "Нур"да -3, "Чишмә"дә - 4, "Тамыр"да -1, "Таң"да -1, "Янаул"да 1 чәчкеч. Культиваторларга килгәндә, алар барысы 250 булып, шуның 96сы ремонтланган, 20се атна эчендә. Хуҗалыклар буенча караганда, "Нигез"дә - 2, "Нур"да - 2, "Чишмә"дә - 5, "Таң"да - 1, "Алга"да - 3, "Әнәк" агрофирмасында - 7. Тырмалар барысы 4917 булып, әлегә аларның 2466сы төзекләндерелгән. Атна эчендә 418е ремонтланган булып тора. "Нур", "Чишмә", "Тамыр", "Наратлы", "Таң", "Алга", "Эконом", "Әнәк" агрофирмаларында күпмедер хәрәкәт булса, "Башак", "Саф" хуҗалыкларында, "Актаныш" агрофирмасында, Мехотрядта, техникумда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү буенча бер эш тә эшләнмәгән. Кайбер хуҗалыкларның баш инженерлары үзләрендә ничә тырма барлыгын да белми. Аларның ремонтлау цехларында булганнары, хезмәткәрләрнең эше белән кызыксынганнары юк булып чыга түгелме?
Инде октябрь төгәлләнде. Әле районда көзге җир эшләре бетмәгән хуҗалыклар да бар. Аларга тиз арада аны төгәлләү бурычы куелды. Дым саклауда мөһим урын алып торган җир тирәнәйтүгә дә хуҗалыклар быел салкын карады. Киңәшмә узган көнгә бары тик "Чишмә" хуҗалыгы һәм "Әнәк" агрофирмасында гына бу эш алып барыла, дип хәбәр итте Илдус Хәкимов.
- Быел көздән дым запасы тиешле күләмдә тупланды дип булмый. Күпчелек хуҗалыкларда ул бары тик 10-15 сантиметр гына тәшкил итә. Шулай булгач, җирне тирәнәйтеп эшкәртүгә аеруча әһәмият бирергә кирәк. Районда барысы 22 җир тирәнәйтү җайланмасы бар. Иртәгәдән аларның барысы да басуга чыгарга, һәм эш ике сменада оештырылырга тиеш, - дип басым ясады Дәниф Харисов.
Сөйләшүдә терлек азыгын тураклап, болгатып, малларга баланслы ризык ясаучы миксерлар хакында да искәртелде. Аларның пычакларын вакытында алыштыруны шарт итеп куйды белгечләр. Чөнки нәкъ менә азык сыйфаты югары продукция алуга бәйле.
- Хуҗалыкта тимер кулланылган нинди урын бар - сез шуңа
җаваплы. Ферма миңа кагылмый дигән сүз булырга тиеш түгел, - диде идарә җитәкчесе инженерларга.
Мондый җыелышлар алга таба да дәвам итәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: