Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш басу-кырларында агитбригадаларның җыры яңгырый (+ФОТООТЧЕТ)

Урып-җыю чорында Актаныш районы игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе - механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңел күтәрү мөмкинлеге. Урып- -җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, агитбригада төркеме булдырып, басу-кырларга концерт программалары белән чыга. Бүген "Әнәк" агрофирмасы басуларында көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырларына...

Урып-җыю чорында Актаныш районы игенчеләре өзеклекләрсез һәм күтәренке рухта эшләсен өчен бөтен чаралар күрелә. Шуларның берсе - механизаторларга төшке ял вакытында җыр тыңлап күңел күтәрү мөмкинлеге.
Урып- -җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, агитбригада төркеме булдырып, басу-кырларга концерт программалары белән чыга.
Бүген "Әнәк" агрофирмасы басуларында көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырларына да төшке ашны җыр-моңга "төреп" китерделәр. Пучы һәм Айман мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен махсус ял концерты әзерләгән иде.
"Игенчеләрнең эшләрен бүлмәс өчен, ял вакытына туры китереп бүген беренче концерт белән чыктык. Безне бик җылы каршыладылар, рәхмәтләр әйтеп, озатып калдылар. Үзебезгә дә бик ошады. Мондый чаралардан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып кала икән, безнең өчен иң куанычлысы да, иң мөһиме дә шул инде", - ди агитбригада җитәкчесе Айгөл Ибатуллина.
Шул рәвешле игенчегә дан җырлап сайраучы сабан тургайларына районыбыз "сандугач"лары да кушылып, төшке ашка туктаган игенчеләрне ялкынлы сүзләре, дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерәләр. Ни генә дисәк тә, җырлы хезмәт - күңелле хезмәт. Чөнки күңелләр дә моңланып кына тора. Ул табигатебез - җырчы табигать, халкыбыз җырчы халык булганга шулай. Ә агитбригадаларның бурычы һәр хуҗалыкта да булып, игенчеләргә мәдәният хезмәте күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев