Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш фермерлары активлыкны ярата

Авыл башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр язгы кыр эшләренә керешер алдыннан бергә җыелышып сөйләштеләр. Эшкуарлыкка кагылышлы соңгы яңалыклар белән дә таныштылар. Сөйләшүдә район башлыгы Фаил Камаев катнашты. 2016 елда фермерлар күпме продукция җитештереп, нинди уңышларга ирешкәннәр? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф...

Авыл башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр язгы кыр эшләренә керешер алдыннан бергә җыелышып сөйләштеләр. Эшкуарлыкка кагылышлы соңгы яңалыклар белән дә таныштылар. Сөйләшүдә район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
2016 елда фермерлар күпме продукция җитештереп, нинди уңышларга ирешкәннәр? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов шул хакта тирән анализ ясады, киңәшләрен бирде.
- Бер кешегә уртача исәпләгәндә еллык 1 млн 400 мең сум акча кереме алынган. Еллык акча керемен бер кешегә уртача 3 млн сумга җиткерүче фермер хуҗалыклары да бар, - диде. Продукция җитештерүдә, акча кереме кертүдә югары технологиягә корылган эшчәнлек алып баручыларны, аерым алганда, Һаҗәр Фәрдиева, Гүзәл Вәлиева, Хавил Шәеховның исемнәрен алгы урында санап үтте.
Башлап җибәрүче яшь фермерларга булышу программасы эшли башлаганнан соң районда 44 кеше дәүләт ярдәме алган. Гомуми суммасы 47 млн сумнан артык. Мини фермалар төзү юнәлешендә соңгы ике елда 45 кешегә субсидияләр бирелгән. Шәхси сектордагы гражданнарга 20 млн 834 мең сум акчалата булышлык күрсәтелгән.
Районда 47 фермер хуҗалыгы игенчелек белән шөгыльләнә. Зөбәрҗәт Нуртдинова, Фәнис Нурлыев, Фәрит Хуҗин бу юнәлештә алгы сафта.
44 фермер терлекчелек тармагында инде шактый тернәкләнгән булып исәпләнә. Аның 26сы гаилә фермасы булса, 3есе югары технологияләргә нигезләнгән. Рәдиф Исламхуҗин, Ирина Сәйфетдинова, Гүзәл Вәлиева фермер-крестьян хуҗалыклары - шундыйлардан. Әнис Хаҗиев маллар санын арттыруда яхшы гына эшли.
Райондагы барлык савым сыерларының 5 проценты фермер хуҗалыкларыныкы булып исәпләнә. Сөт җитештерү артуга таба. Мөгезле эре терлек ите җитештерү тармагы 2016 елга караганда 113 процентка үсеш бирде. Шуңа карамастан, ит-сөт җитештерү юнәлешендә фермерлар алдына тагын да зуррак бурычлар куела.
Кош ите җитештерүдә Һаҗәр Фәрдиева, Азамат Газизҗанов, Фәнил Шәяздановның нәтиҗәле эшләүләре билгеләп үтелде.
Фермерларны киләчәктә дә район, шәһәр ярминкәләрендә актив катнашырга өндәп, продукция җитештерүнең сыйфатын һәм күләмен арттыруны бурыч итеп куеп, Дәниф Харисов:
- Авыл кешесен эшле итү, аның табышын арттыру - алда торган максатларыбызның берсе, - дип сүзен йомгаклады.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Шәрәпов та чыгыш ясады. Ул дәүләт программалары, шәхси эшчәнлек алып баручыларга бирелә торган субсидияләр турында тәфсилләп аңлатты.
Киңәшмә ахырында районда фермерлар берләшмәсен кабаттан җанландырып җибәрү һәм аның җитәкчесен сайлау турында сүз барды. Бу тәкъдим белән район башлыгы Фаил Камаев чыкты. Аның фикерен барысы да хуплап алды.
Шактый җанлы барган фикер алышулар нәтиҗәсендә фермерларның инициатив төркеме оешты. Ә берләшмә җитәкчесен сайлау 25 мартта булачак икенче киңәшмәгә калдырылды. Аңа кадәр тынгысыз һәм алга юл яручы максатчан фермерлар үзләренең тәкъдимнәрен җиткерергә, бергәләшеп киңәш-табыш итәргә вакытларын жәлләмәсләр, дигән ышаныч белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев