Актаныш

Актаныш районы терлекчеләренең 24 форма киңәшмәсе

Актаныш районында терлекчелек - күп игътибар һәм көч таләп итүче алдынгы тармакларның берсе. 16 июнь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә, район башлыгы Фаил Камаев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислегендә, терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Анда алдагы ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш...

Актаныш районында терлекчелек - күп игътибар һәм көч таләп итүче алдынгы тармакларның берсе.

16 июнь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә, район башлыгы Фаил Камаев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислегендә, терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Анда алдагы ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды.

Киңәшмәдә Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары икътисадчылары, ферма җитәкчеләре, зоотехниклар, ясалма орлыкландыру технологлары һәм ветеринария хезмәткәрләре катнаштылар.

Терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән Дәниф Харисов таныштырды. 1 июньгә район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 33854 баш мөгезле эре терлек, шулардан - 11441 сыер, 1294 баш тана, 44 баш нәсел үгезе, 21075 баш үсеш терлеге исәпләнә. Агымдагы елның 1 гыйнваре белән чагыштырганда,терлек баш саннары үсеш алган.

"Терлек баш санын киметкән хуҗалыкларда киләчәккә өмет була алмый, бары тик арттырган очракта гына уңышка ирешеп була", - дип билгеләп үтте Дәниф Әсрар улы.

2015 елның 1 июнь көненә районда тулаем сөт җитештерү 207584 ц тәшкил итте, 2014 елның шушы чорында 196791 ц булган, ягъни 105%. Ит җитештерү 1 июньгә 22039ц ны тәшкил итте, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 565 ц артык, 103 % тәшкил итте.

Утырыш барышында шулай ук ветеринар һәм ферма җитәкчеләре эшчәнлегенә дә анализ ясалды.

Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүдә алдынгы хуҗалыклар белән беррәттән, артта сөйрәлүче хуҗалыклар да бар. Аларга карата кискен тәнкыйть сүзләре әйтелде. Ә алдынгылар булып "Тамыр", "Чишмә", О "Нур", "Башак", "Нигез" хуҗалыклары бара.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыклар буенча исәпләнгән хезмәт хакы 113% ка артты. 1 кешегә уртача айлык хезмәт хакы 15156 сум тәшкил итте, 2014 елда 13370 сум иде.

Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары "Нур Баян" (18685 сум), а/ф «Әнәк» (17631 сум), «Таң» (16235 сум), «Наратлы» (15986 сум) хуҗалыкларында.

Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде.

http://aktanysh.tatarstan.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: