Актаныш

Актаныш районында агулауда эшләүчеләр укытылды

Көннәр әкренләп язга авыша башлады. Түбәләрдән тамчы тама, җылы яктан кошлар кайта. Шушы җанлану белән бергә авыл хуҗалыгы тармагының игенчелек өлкәсендә дә тынгысыз көннәр башлана. Инде ындыр табакларында хәрәкәт тә сизелә. Орлыкларны кабат эшкәртү, җылыту өчен ЗАВлар кабызыла, агулау машиналары эшкә көйләнә. Узган атнада исә "Нигез" хуҗалыгы базасында агулы препаратлар...

Көннәр әкренләп язга авыша башлады. Түбәләрдән тамчы тама, җылы яктан кошлар кайта. Шушы җанлану белән бергә авыл хуҗалыгы тармагының игенчелек өлкәсендә дә тынгысыз көннәр башлана. Инде ындыр табакларында хәрәкәт тә сизелә. Орлыкларны кабат эшкәртү, җылыту өчен ЗАВлар кабызыла, агулау машиналары эшкә көйләнә. Узган атнада исә "Нигез" хуҗалыгы базасында агулы препаратлар белән эшләүчеләр, баш агрономнар, ындыр табагы мөдирләре, машинистлар, хезмәтне саклау инженерлары катнашында уку-семинар үткәрелде.
Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче, мондый укулар ел саен үткәрелә. Узган елда җибәрелгән кимчелекләрне кабатламау, быелгы яңалыклар белән танышу максатыннан уздырылучы укулар киләчәктә төрле хилафлыклар чыкмасын өчен бер кисәтү дә булып тора.
"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров: - Безнең тарафтан чәчү алды тикшерүләре бетеп килә. Көздән салып куелган орлыкларның сыйфатын, нигездә, яхшы дияргә кирәк. Аларның тишелеше дә әйбәт. Хәзер инде төп бурыч булып аларны дөрес итеп, тиешенчә агулау тора. Әйткәнемчә, әгәр орлыкларны ындыр табагында ук яхшылап әзерләмәсәк, кырга керткән ашлама, гербицидларның файдасы бик булмаска да мөмкин.
- Орлыкларны агулау өчен быел нинди препаратлар куллану күздә тотыла?
- Белгәнегезчә, соңгы елларда орлыкларның төрле авырулар белән зарарлануы арта бара. Шуның өчен бер компонентлы препаратлардан китеп, берничә компонентлыларны кулланырга киңәш итәбез. Соңгыларының тәэсире дә, көче дә озаккарак бара. Һәм үсемлекләргә үсәргә ярдәм итә торган микроэлементы булган препаратлар кулланырга кушабыз.
- Орлыкларны агулау кайчан башланачак?
- Һава температурасы плюс градус була башлагач, агулауга керешәчәкбез. Бу 7 апрельләр булыр дип торабыз. Аныңчы хуҗалыклардагы агулау машиналарын бер кат күздән кичереп чыктык. Бер-ике хуҗалыктан кала башкаларында агулау машиналары әзер. Ә кимчелеге булган хуҗалыкларга алар хакында әйтелде. Орлыкларны агулау башланганчы яңа агулау машиналары алу бурычы куелды.
Семинар-укыту барышында иң элек "Нигез" хуҗалыгының ындыр табагы алдында булып, аларның орлыкларны агулау әзерлеге үрнәгендә башкаларга да киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.
Әфка Сәрвәров ПС-10 агулау агрегатының эшләү механизмы белән таныштырганнан соң, тиешле таләпләргә дә тукталды. Аның иң беренчесе: орлыкларны тигез итеп агулау. Чөнки агу күп күләмдә төшкән орлыклар тишелмәскә, ә киресенчә агу тими калганнарының авырулары бетмәскә мөмкин. Шулай булгач, агулау агрегатларын көйләгәндә аеруча игътибарлы булу сорала.
Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дә онытырга ярамый. Эшчеләргә махсус эш киемнәре бирелеп, ныклы инструктаж үткәрелгәч кенә эшне башлау зарурлыгын да искәртте ул.
"Нигез" хуҗалыгының баш агрономы Рузил Зәкиев орлыкларны агулауга ничек әзерләнүләре хакында аңлатып үтте.
Хуҗалык язгы чәчүгә нигездә әзер, дияргә була. Аларның гектарына тәэсир итү көчендә 80 килограммнан исәпләп ашламалар кайтарылган. Орлыкларны кабат эшкәртү, җылыту өчен КЗС агрегаты, орлыкларны агулауга ПС-10 агрегаты әзер. Агулауда хезмәт куячак эшчеләр барысы да медицина күзәтүе үткән, һәм алар махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Инде көннәрнең җылытуын гына көтәләр.
Һәркемгә мәгълүм булганча, агулау өчен җылы су кирәк. Агрегатны җылы су белән тәэмин итү шактый мәшәкать тудыра. Әлеге хуҗалыкта моның җаен тапканнар. Махсус су җылыту агрегаты алып куйганнар. Аның ярдәмендә агулау агрегатын эшләвеннән туктатмыйча да су белән тутырып була. Мондый су җылыту җайланмасын "Башак" һәм "Наратлы" хуҗалыклары да алган. Алар аның уңайлылыгын аңлаган инде. Башка хуҗалыкларга да мондый җайланманы алырга киңәш ителде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев игеннәргә агу сибүче агрегатлар һәм аларны тагып йөрүче тракторларга куелган таләпләр хакында аңлатып үтте. Районда ике үзйөрешле һәм тракторларга тагыла торган 33 данә агу сибү агрегаты бар. Басуларда эш башланганчы аларны тиешле таләпләргә туры китереп көйләп бетерү шарт, дип басым ясады ул.
Көздән район хуҗалыкларында барысы 14 мең 140 тонна чәчүлек орлыклары әзерләнгән булса, язын 115-120 мең центнер тирәсе язгы культура орлыклары чәчелә. Белгечләр аларның барысын да агулап чәчәргә киңәш итә. Чөнки төп уңыш нигезе нәкъ менә ындыр табакларында чәчүлек орлыкларын тиешенчә әзерләүдән башлана.
Агулауда эшләүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту йөзеннән аларны медицина күзәтүеүткәннән соң гына эшкә кертү төп шарт.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: