Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышлылар Яр Чаллы халкына авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте (+ФОТОЛАР)

28 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы автокала халкына Актаныш районының мәктәп коллективлары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Барлыгы 54 урында урнашкан сәүдә нокталарыннан халыкта зур ихтыяҗ тудырган яшелчә, сөт, май, бал, ит бөртек, дару үләннәре кебек беренчел продукция...

28 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы автокала халкына Актаныш районының мәктәп коллективлары, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итте. Барлыгы 54 урында урнашкан сәүдә нокталарыннан халыкта зур ихтыяҗ тудырган яшелчә, сөт, май, бал, ит бөртек, дару үләннәре кебек беренчел продукция шактый тиз вакыт аралыгында чамалы бәяләрдән халыкка сатылды.
Мондый ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк әле, безнекеләр, график нигезендә, ике атнага бер тапкыр шәһәр халкын шулай сөендерер дип көтелә.
Башка еллардагы кебек үк, быел да кала халкы Актаныш маен, икмәген, онын яратып алды дип хәбәр итә ярминкәне оештыручылар.

Рафкат Бильданов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев