Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнәчәк

14 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үтәчәк. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2017 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр хөрмәтләнәчәк. Шул ук көнне районыбызның үзәк мәйданында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ярминкә...

14 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үтәчәк. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2017 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр хөрмәтләнәчәк.
Шул ук көнне районыбызның үзәк мәйданында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ярминкә дә узачак. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, дару үләннәре һ.б. кебек беренчел продукция тәкъдим итәр дип көтелә.

Ресторан янындагы машина кую мәйданчыгында хуҗалыклар, фермерлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе, ит-сөт ризыклары; мәдәният паркы белән базар арасындагы юлда промышленность товарлары, кием-салым; мөхәррият бинасы каршындагы машина кую урынында икмәк сатылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев