Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта рапс мае җитештерә башладылар

Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе базасында 21 гыйнвар көнне рапс мае сыгу цехы ачылды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агрокөч" холдингы генераль директоры Фәнис Газетдинов, район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Ел дәвамында цех 4000 тонна рапс эшкәртү куәтенә ия, бу исә, үз чиратында, 1300...

Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе базасында 21 гыйнвар көнне рапс мае сыгу цехы ачылды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агрокөч" холдингы генераль директоры Фәнис Газетдинов, район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Ел дәвамында цех 4000 тонна рапс эшкәртү куәтенә ия, бу исә, үз чиратында, 1300 тоннага якын рапс мае, 2600 тоннадан артык сыгынты (жмых) җитештерү дигән сүз.
Рапс - отышлы, акчалы культура. Бөртеклеләр белән чагыштырганда, бәясе югарырак йөри. Ә аның сыгынтысы хуҗалыкларда малларга катнаш азыкка кушылма буларак киң файдаланыла. 2015 елда "Ташкын" хуҗалыгында үзләре иккән рапсны эшкәртү цехы ачканнар иде. Майлы культураларны игү отышлы икәнлеген аңлаган районыбыз хуҗалыклары быел рапс чәчү мәйданнарын шактый киңәйтергә җыена.
- Район хуҗалыклары белән тыгыз элемтәдә эшләрбез дип өметләнәбез. Алардан - рапс, бездән - сыгынты кушылган катнаш азык - шундый алмашу алымы тәкъдим итәбез, сатып алу мөмкинлеге дә бар. Гомумән, рапс мае җитештерү цехы районыбыз өчен дә, күрше Сарман, Мөслим, Минзәлә районнары хуҗалыклары өчен дә файдалы булачак, - ди Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе Хәйдәр Нурымов. - Бу цехны сафка бастыру максаты белән инде 2013 елдан бирле эш алып барабыз. Башта рапс кабул итү линиясен төзи башладык, рапс чистарту һәм киптерү җайланмаларын корып, 2014 елда эшләтеп җибәрдек. Линиягә барлыгы 60 млн. сумлык капиталь кертем, бу яңа ачылучы цехка 12 млн. сумлык капиталь кертем сарыф ителгән.
Җиһазларны сайлаганда, башта Чехиядә җитештерелгән җайланмаларга тукталалар, әмма соңгы елда евро бәяләре кинәт "сикерү" сәбәпле, ул фикердән баш тартып, Мәскәү өлкәсендә җитештерелгәннәрен кайтарталар. Биредә эшләү өчен оешмага өч яңа кеше алганнар. Ике сменага бүленеп, барысы 4 кеше - Ралиф Салихов, Дамир Мортазин, Фәнис Солтанов, Радик Гыйлфанов хезмәт куялар. Цехка Ленар Гәрәев җитәкчелек итә.
- Рапс мае сыгу цехы - районда яңа җитештерү объекты, өстәмә эш урыннары да дигән сүз, - диде район башлыгы Фаил Камаев та бу нисбәттән үз чыгышында. - Рәхмәт бу эшне башкарып чыгучыларга, файдасын күрергә язсын!
Рапс безнең эрага кадәр 4 мең ел элек үк билгеле булган. Рәсәйдә исә аны бер гасыр элек куллана башлыйлар. Рапс - бик яхшы фитосанитар. Ул үскән басуларда тамыр черүе авыруының эзе дә калмый. Шулай ук, ул туфракны йомшарта, аның структурасын яхшырта, черегәч, органик ашламага әверелә.
Тәҗрибәле агрономнар әйтүенчә, рапс кырына икенче елда бодай чәчсәң, гектарыннан ким дигәндә 5 центнер өстәмә уңыш алырга мөмкин. Басуларны өстән эшкәртү нәкъ менә шундый кырларда тиешле нәтиҗә бирә, ди белгечләр.
Рапс мае халык хуҗалыгының төрле тармагында кулланыла. Икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар аны тәм сыйфатларын яхшырту өчен куша. Химия сәнәгате хезмәткәрләренә ул яхшы сыйфатлы юу-чистарту әйберләре эшләргә ярдәм итә. Аны дары җитештерүдә дә кулланалар. Әлеге майлы культура дәвалау сыйфатына ия, баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев