Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта терлекчелек тармагында 2015 елга нәтиҗә ясалды

11 гыйнвар көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында Актаныш районы терлекчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов,...

11 гыйнвар көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында Актаныш районы терлекчеләренең 2015 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнашты.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев терлек үрчетеп, икътисади тотрыклылык булдырган авыллар эшчәнлеген үрнәк итеп китерде. Иске Сәфәр, Усы, Чалманарат авыл җирлегендә яшәүчеләр сыер баш санын арттыру буенча лидерлар. Сарык һәм кәҗә баш саннары арту буенча Актаныш, Чуракай, Мәсәде авыл җирлекләре алдынгы.
2015 елгы терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды. Бүген район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 33861 баш мөгезле эре терлек, шулардан 11386 баш сыер, 1550 баш тана, 47 баш нәсел үгезе исәпләнә. 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда, терлек баш саннары 97 башка арткан. "Ташкын", "Башак", "Чишмә", "Әнәк Агрофирмасы" хуҗалыклары маллар санын иң күп арттыручылар.
Ел төгәлләнде, ә килешүгә карата МЭТ баш саннары планы "Нур", "Янаул", "Алга", "Актаныш Агрофирмасы", "Эконом" хуҗалыкларында тулысынча үтәлмәде.
Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары а/ф «Әнәк» (18216 сум), "Чишмә" (17952 сум), "Нур Баян" (17766 сум), «Наратлы» (17368 сум), «Нигез» (17343 сум), «Тамыр» (17119 сум) хуҗалыкларында.
Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре Актаныш муниципаль район башлыгы фондыннан премия белән бүләкләнделәр.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев