Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта язгы кыр эшләренә старт бирелде, хәерле сәгатьтә!

Быелгы яз үзенчәлекле килде. Март башларында җылыткач, яз иртә килде дип гөманласак та, инде апрель уртасы үтсә дә, һаман салкын тора әле. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә суыклар фаразлый. Әмма шулай булса да, язгы кыр эшләрен башкармый булмый. Кайбер басулар кардан арчылды инде. Аларда хәтта җирнең кибүе күзәтелә. Шуның өчен һәр...

Быелгы яз үзенчәлекле килде. Март башларында җылыткач, яз иртә килде дип гөманласак та, инде апрель уртасы үтсә дә, һаман салкын тора әле. Синоптиклар алдагы көннәрдә дә суыклар фаразлый. Әмма шулай булса да, язгы кыр эшләрен башкармый булмый. Кайбер басулар кардан арчылды инде. Аларда хәтта җирнең кибүе күзәтелә. Шуның өчен һәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмау зарур.
"Саф" һәм "Алга" хуҗалыкларының уҗымнарны тукландыруга керешүләрен хәбәр иткән идек инде. 19 апрель көнне исә хуҗалык җитәкчеләре "Саф" хуҗалыгының Иске Сәфәр белән Иске Байсар арасындагы басуына язгы кыр эшләре алдыннан сөйләшүгә җыйналды.
- Узган ел басу эшләренә 10-11 апрельдә чыктык. Һәм бу вакытка шактый эшләр башкарган идек. Быел, үзегез күреп торасыз, иркенләп эшкә тотынырга әле һаман мөмкинлек юк. Ләкин шулай булса да, язгы кыр эшләренең үз вакыты бар. Акрынлап булса да, аларга тотынырга кирәк. Көздән җирдә дым запасы әллә ни калмады. Ачык урыннарда 20-25 сантиметр тирәнлектә дым юк. Шуның өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска кирәк, - дип фикерләрен җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов.
"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров кыштан соң уҗымнарның торышына тукталды.
- Чыккан көзге культураларның торышы әлегә начар түгел. Безнең төрле фазадагы күпьеллыклар бар. Өч яфракта, ике яфракта, бер яфрактагы үсемлекләрнең дә яшәргә сәләте бар дип исәплибез, үзебезнең тикшерүләрдән соң. Ләкин бар өмет - һава торышында. Әгәр көннәр кисәк җылытып, яңгырлар яумаса, коры булып, җир катса, бер һәм ике яфракта гына утырган көзге культураларның тармаклана алуы икеле. Андый басулар белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк булачак, - ди Әфка Сәрвәров.
Ул шулай ук игеннәрне тукландыру мәсьәләсенә дә тукталды. Әгәр басуларга кереп була икән, "Туман" агрегаты белән күпьеллык үләннәргә һәм көзге культураларга ашлама кертүне башларга кирәк, дип басым ясады. Чөнки хәзер үсемлекләрнең уяну чоры. Бу вакытта аларга тукланырга кирәк. Җирдәге азот кына үсемлекләргә тармакланырга булышмый, дип саный белгеч.
"Саф" хуҗалыгы тукландыруга 16 апрель көнне чыккан иде. 19 апрельгә инде алар 102 гектарда күпьеллык үләннәргә, 83 гектарда көзге бодай культурасына гектарына тәэсир итү көчендә бер центнер ярым исәбеннән аммиак селитрасы керткәннәр. "Туман" агрегатларына ашламаны хуҗалык шоферлары Вәзыйх Әминов белән Ралиф Гыйльмуллин ташый. Ә Булат Фатыйхов МТЗ-80 тракторы белән ашламаны төяп тора. "Туман" агрегатына күз иярми. Санаулы минутлар эчендә басу буйлап әйләнеп тә килә. Әлеге агрегатның өстенлеге шунда: ул басуда батмый һәм үләннәргә дә зыян салмый.
- Киләчәктә көзге бодай басуына чәчкеч белән катлаулы ашлама кертәчәкбез, аннан ике тапкыр мочевина белән эшкәртү планлаштырыла, - ди хуҗалыкның баш агрономы Мөхәмәтгали Тимеров.
Бу урында Әфка Сәрвәров, ашламаны чәчкеч белән керткәннән соң, тешле тырма белән тырмаларга кирәклегенә дә басым ясады.
- Күп хуҗалыкларда җирнең каты өслеген чәчкеч йомшарта дип исәплиләр. Бу - безнең төп ялгыш. Җир катса, яргаланып, кантар барлыкка китерәчәк, һәм ул үсемлекләрне тамыры белән йолкып чыгарачак. Шуның өчен, дым саклау максатыннан, уҗым басуларын тешле тырма белән тырмаларга кирәк.
Картайган күпьеллык басуларын эшкәртеп, башка культура чәчәргә кирәклеген дә искәртте белгечләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев корткыч бөҗәкләргә каршы химик препаратлар сиптерү җайланмаларының торышына тукталды. Кимчелеге булган хуҗалыкларга аларны төзәтеп бетерергә кирәклегенә басым ясады.
Әфка Сәрвәров чәчүлек орлыкларны агулау барышы белән дә таныштырды. "Саф" хуҗалыгында да агулау югары темплар белән бара. Агулауда эшләүче Рузил Фәхертдинов, Фирдәвис Миргазиянов, Әлфинур Миршәрипова 300 тонна арпа, 60 тонна солы, 110 тонна борчакны агулаганнар инде. 300 тонна язгы бодайны гына агулыйсылары калды, ди хуҗалык агрономы.
Хуҗалык быелгы язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керә, дияргә тулысынча нигез бар. Алар 4 чәчкечләре өстенә тагын берне алганнар. Бер яңа культиватор да алып кайтканнар.
- Көннәр матур торса, чәчүне 9 көндә башкарып чыгарга планлаштырабыз, - ди Мөхәмәтгали абый.
- Язгы кыр эшләренә бүгеннән ныклап старт бирәбез. Районыбызның барлык механизаторларына, игенчеләргә шушы җаваплы кампанияне хәвеф-хәтәрләрсез генә башкарып чыгуда уңышлар телим. Хәерле сәгатьтә булсын, - диде муниципаль район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев