Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Актаныш» агрофирмасы Актаныш, Кәзкәй, Аеш авылларында терлек асраучыларны печән һәм салам белән тәэмин итә

Район авыл хуҗалыгы һәм заык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев «Актаныш» агрофирмасы хезмәтчәннәренең, бигрәк тә аның директоры Рамил Вәлиевнең район халкына игелекле гамәлләре турында хәбәр итте.

 

                  Райондашларыбыз арасында терлек асрау, мал үрчетү кебек авыл хуҗалыгы хезмәтенә тартылучылар арта. Актаныш авылында да бар андый гаиләләр. Терлекне җәен көтүгә йөртсәләр, кышын 6 ай дәвамында кышлатып чыгарлык азык әзерләү көн кадагына баса. "Актаныш" агрофирмасы авылдашларыбыз алдында туган бу проблеманы хәл итәргә ярдәм кулы сузды. Көн саен Актаныш авыл җирлегендә яшәүчеләргә, шулай ук Кәзкәй, Аеш авыллары халкына 40-50 кип салам-печән кипләре илтеп бирелә. Терлек азыгы алдан бирелгән заявка буенча таратыла. Илтеп бирү, бушату-бушлай. Моның өчен агрофирманың махсус бригадасы бар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев