Актаныш районы аграрийлары язгы кыр эшләренә әзер (фотолар)
Бүген «Әнәк» агрофирмасы базасында район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге уңаеннан семинар-киңәшмә узды. Семинар ике өлешне берләштерде. Беренчесендә киңәшмәдә катнашучылар «Әнәк» машина-техника паркында язгы кыр эшләрен башкарачак техникалар торышы белән танышты. Икенче өлештә агрофирманың «Айман» бүлекчәсендәге элеваторга җыелып, агрономия юнәлешендә яңалыкларны белде, узган елгы эшчәнлек аша алга планнар билгеләнде.
Семинарның механизация этабы буенча төп чыгышны Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әзерләгән иде. Нәфис Әзһәм улы агрофирманың техника паркындагы машиналар, тракторлар, тагылма кораллар белән таныштырды, үзенчәлекләрен аңлатты. Язгы чәчүдә агрегатларны максималь дәрәҗәдә куллануның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Кыр эшләре вакытында куркынычсызлык таләпләре, терлек азыгы әзерләү техникасы торышы буенча «Россельхознадзор»ның Актаныш районы буенча җитәкчесе Илдус Хәкимов аңлатма бирде.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Рушан Мөхәммәдиев 2024 елгы кыр эшләренә анализ ясады, җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын күрсәтте.
Нәфис Әзһәм улы 2025 елга максатлар билгеләп, язгы кыр эшләрен башкару, ашлама туплау буенча фикерләрен җиткерде:
Актаныш районының авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча алдынгы урыннарга чыгуы хуҗалыклардагы агрономнар, инженерларның агрономик технологияләрне вакытында үтәү нәтиҗәсе. Узган ел язгы чәчүдән соң, уҗымнар тишелгәндә генә яңгырлар комаучалады, салкыннар төште, кырау да сукты. Бу чәчүлек орлыкка дип утыртылган уңышка да тискәре йогынты ясады. Шуңа да карамастан, белгечләр быелгы язгы чәчүгә, терлек азыгына тәгаенләнгән, кузаклы, бөртекле яки техник культуралар булмасын, сыйфатлы орлыклар әзерләде, башка регионнардан да симәнә кайтарылды.
Иң олы байлык- техникаларда эшләрлек кешеләребез бар. Хуҗалыклардагы эшчеләр тулысынча медосмотр үтеп беттеләр.
Ике көннән яңгырлар көтелә, нәкъ шушы вакытта симәнәне тузаннан арындыру, агулауны башлап җибәрәчәкбез. Нур Баян исемендәге хуҗалык агрегатларын басуларга кертеп җибәрде инде. Иртәгә «Чәчер» җәмгыяте язгы кыр эшлщрен башлаячак. Яңгырларга кадәр уҗымнарга селитра ашламасы кертеп тамырына сеңдерә алуны күздә отабыз. Ашламаны гектарына 70-80 килограммнан, соңрак тишелеп чыккач, тагын ашлау күздә тотыла. Яфрактан тукландыру тәҗрибәсен барлык хуҗалыклар да куллана, бу алым ТР Авыл хуҗалыгы минситрлыгы белгечләре тарафыннан да хупланды.
Семинарның икенче өлеше Айман бүлекчәсендәге элеваторда узды. Биредә игенчелек юнәлешендә еллык эшчәнлеккә анализ ясалды. «Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең» Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров уҗымнар, үсемлекләрне саклау, чәчүлек орлыкларның торышын анализлады.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүгенге семинарның республика югарылыгында әзерләнүен билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгының бөтен юнәлеше буенча гыйльми укуга тиң семинарда бушлай белем бирелә, икътисади, агрономия, инженерлык, эш оештыру буенча практик тәҗрибәләр күрсәтелә. Шулай ук район башлыгы кыр эшләре барышында хезмәтчәннәрнең иминлеген, сәламәтлеген саклауны, куркынычсызлыгын тәэмин итүне беренче урынга куеп эшләргә чакырды. Механизаторларга дәү-дәү техникалар белән басуларга федераль, регионара юллар аркылы чыгарга туры килә. Техника куркынычсызлыгын төгәл үтәп, озату белән башкарылырга тиеш.
Ленар Рафакович күргәзмә әсбапларның электрон форматта хуҗалыкларга, белгечләргә һәм җитәкчеләргә таратылуын да уңай бәяләде, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде. Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев