Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш ветеринария берләшмәсе этләргә чип кую эшен башлады

ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, хуҗалары өч ае тулып киткән этләрен электрон системага мәҗбүри теркәргә тиеш. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов әлеге мөһим эшнең районыбызда да башланып китүен хәбәр итте.

Актаныш районында яшәүчеләр этләрен электрон системага теркәтү өчен район дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Хуҗалыкларга башка терлекләрне карарга, вакцина ясарга чыккач та район ветеринарлары эт хуҗаларына әлеге хезмәт турында аңлаталар, чиплар да куялар.

 Нәрсә ул чиплаштыру?

Терлеккә чип кую- хайван тиресе астына дөге бөртеге зурлыгындагы махсус микрочип кертү процессы. Микрочипта уникаль идентификацион номер бар, хайван югалган яки урланган очракта хуҗасына этен тиз табарга мөмкинлек бирә. Процедура авыртусыз һәм нибары берничә минут эчендә башкарыла.

Этне ни өчен чиплаштырырга кирәк?

  • Куркынычсызлык максатыннан: әгәр эт югалса, чип ярдәмендә аны тиз арада хуҗасына кайтарып була. алачаклар. Бу бигрәк тә хайваннар җиңел адашырга мөмкин булган зур торак пункт шартларында актуаль.
  •  Хуҗаларның җаваплылыгы: чиплаштыру хуҗаларның үз хайваннары өчен җаваплылыгын күзәтергә ярдәм итә.

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов ветеринария станциясенә 500 данәдә этләр өчен махсус чиплар кайтарылуын хәбәр итте:

- 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелде. Бүген безнең ветеринарлар райондагы 25 эткә электрон чиплар куйдылар. 1 сентябрьдән этләренә чип куйдырмаган хуҗаларга җәза бирелә башлаячак. Ветеринария берләшмәсенә 500 чип кайтты. Чип кую түләүле, бәясе 220 сум. Дәүләт мәгълүмат системасына этнең уникаль номеры, кушаматы, туган елы, төсе, җенесе, этнең токымы, шулай ук хуҗасының исеме, фамилиясе, атасының исеме теркәләчәк. Хайванны базага кертү өчен хуҗасының ИНН, СНИЛС һәм паспорт кебек документлары кирәк була,- диде Фиргать Әсхәт улы.

Этләрне мәҗбүри теркәү урамнарда йортсыз хайваннар санын киметергә тиеш. Безнең арада, җаваплылыкның никадәр зур булуын аңламыйча, хайванны кулга ияләштереп яшәтүчеләр, соңыннан ялыккач, урамга куып чыгаручылар да бар әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев