Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районы хуҗалыкларында терлек торакларын кышка әзерләү дәвам итә

Бүген район хуҗалыкларында 32 966 баш мөгезле эре терлек асрала. Малларны көзге, кышкы салкыннардан исән сау алып чыгу зур җаваплылык һәм әзерлек таләп итә.

Терлекләрнең сәламәтлеге әйләнә-тирәлекнең санитар кагыйдәләргә җавап бирүеннән дә тора. Районда 294 терлек торагы бар. Шушы көнгә аларның нибары 86 сында гына дезинфекция эшләре үткәрелгән.

“Саф” хуҗалыгы җитәкчеләре фермаларны дезинфекцияләүне район ветеринария берләшмәсе белгечләренә ышанып тапшырган.

Бу атнада берләшмәнең бригадасы Иске Сәфәр авылындагы терлек торакларына килеп махсус препаратлар һәм җиһазлар белән дезинфекцияләүне сыйфатлы һәм тиз башкарып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев