Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районына "Агроснаб" оешмаларының элекке җитәкчеләре эшлекле сәфәргә килде

Бүген Актанышка республиканың төрле төбәкләреннән авыл хуҗалыгы машиналарын запас частьлар белән тәэмин итүче оешма вәкилләре килде. Кызганыч, “Агропромснаб” хәзерге вакытта таралган. Әмма безнең Актаныш районындагы “Агроснаб” җәмгыять замана шаукымын аяк өсте кичерде һәм яңа базар шартларында уңышлы эшләп килә. Шулай ук Саба районындагы җәмгыять тә хуҗалыклар, аграр оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә.

                 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек мөдире Нәгыйм Мортазин, “Агроснаб” оешмалары таралгач, җитәкчеләренең күбесе хәзер лаеклы ялда, ди. Пенсиядә булсалар да элекке җитәкчеләр үзара хәбәрләшеп, аралашып торалар. Җәйнең иң күңелле вакытында ел саен республиканың бер районында очрашу уздыралар.

             Әлеге традициягә  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән Эдуард Миндубаев нигез сала. Кызганыч, ветеран-җитәкче моннан берничә ел элек вафат булган.

Әмма изге ниятне хезмәттәшләре дәвам итә. Эдуард Хәниф улының туган төбәге Алексеевский районында, Изге Болгар җирендә, Саба районында алдагы елларда очрашулар оештырылган.

            Быел агроснабчылар Актаныш районына килде.

Очрашу  Әнәк авылындагы “Бабайда кунакта” паркыннан башланып китте. Татарстанның Беренче президенты, якташыбыз, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган авылында булу экскурсиягә килүчеләрне дулкындандырды, сокландырды.

Җитәкчеләр Шәрип Шәймиевнең музей-йортын караганнан соң Актаныш районының “Агроснаб” оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.

Шулай ук көн дәвамында Актаныш үзәгендәге паркларга, "Туган як" музеена һәм башка оешмаларга экскурсияләр планлаштырылган. 


                 Делегацияне “Агрокөч-ГРУПП” ЯАҖ җитәкчесе Фәнис Газетдинов һәм Актаныш районы “Агроснаб” җәмгыяте җитәкчесе Шәйхенур Шәехов озатып йөрде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев