Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районында алдынгы технологияләргә юл ачык

Бүген район Советының дүртенче чакырылыш 17 утырышы алдыннан район мәдәният сарае фойесында Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлы эшчәнлеге, яңа технологияләрнең гамәлгә ашырылуы Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаровка тәкъдим ителде.

         Авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алганда, ит-сөт җитештерүдә иң уңышлы эшләүче районыбызның "Әнәк" агрофирмасында хуҗалык белән идарә итү эше дөрес оештырылган,  цифрлы технологияләр киң кулланыла. Болар хакында агрофирманың баш белгечләре Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровны җентекләп таныштырды. 

           Актаныш эшмәкәре- күпләп каз үстерүче, каз ите продукциясен төрлечә эшкәртеп сатучы Рамил Гыйлаҗев үз эшчәнлеге, Казан, Уфа, Мәскәү шәһәрләре рестораннары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эшмәкәргә тиешле дәүләт ярдәме күрсәтергә вәгъдә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев