Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районында язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларның әзерлеген тикшерделәр

Машина-трактор паркының әзерлегенә һәм хезмәтне саклауга аерым игътибар бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе район хуҗалыкларының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникасының әзерлеген тикшерде. 

Республика комиссиясе составында булган “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан республикасы филиалының орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, район дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов,  “Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге”  федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәровлар тикшерү барышында һәр техниканы, ындыр табагы алды техникасын күздән кичерде. 

Рафис Хәбибуллин районның язгы кыр эшләренә әзерлеген югары дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев