Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШ ШАККАТТЫРА: Кибеттә бәяләр арта, Яңа Кормаш сөтне 13кә сата?!

Мөхәррияткә шалтыратып уй-фикерләре белән уртаклашучылар шактый. Бүген дә иртә белән Яңа Кормаш авылыннан Гөлшат апа Хәбирова үзен генә түгел, бар авыл халкын борчыган соравын җиткерде. Ә сорау шактый җитди.

-    Июнь аенда саткан сөтебезгә 13 сумнан исәп-хисап ясадылар. 3,9 процент майлылыктагы сөт сатам мин.  Адәм көлкесе бит бу! Кибеттәге ярты литр су да 13 сумнан кыйммәтрәк! Сөтне җыючы Илһам Идрисов акчаны кулга да тоттырмады, кичә кичке якта “Алсу” кибете сатучысына калдырып киткән. Бөтен өмет сездә, журналистлар, зинһар, бу проблеманы чишәргә булышыгыз! 

Менә шундый хәлләр Яңа Кормашта. Июль аенда сөт җыючы үзгәргән, әмма кем икәнен Гөлшат Хәбирова белми булып чыкты.  

Бүген әлеге сорау буенча вазифаи затлардан җавап көтәбез.

Ә сез сөтегезне ничә сумга сатасыз, сезне дә шулай төп башына утыртмадылармы?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев