Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КОТЛЫЙБЫЗ: Актаныш сөт комбинаты уңганнары хөрмәтләнде

Киров авылындагы Актаныш сөт комбинаты районыбызның сәнәгать һәм икътисад өлкәсенә үзеннән саллы өлеш кертүче оешма. Әлеге заводта озак еллар эшләүче белгечләр, хезмәтчәннәрнең хезмәте мактауга лаек.

                Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев шушы көннәрдә заводка бар гомерен багышлаган ветераннар- Халидә Әмирҗан кызы белән Илшат Гыйлаҗетдин улына үзенең рәхмәт хатын юллады.


                   Авыл хуҗалыгына күңелегезне биреп, һөнәрегезне яратып нәтиҗәле эшләгәнегез өчен Сезгә рәхмәтемне җиткерәм. 
                Нинди генә эшкә алынсагыз да җиренә җиткереп башкаручы буларак, тәҗрибәгезне даими баетып, уңганлык һәм кыюлык күрсәтеп, көчегезне кызганмыйча намуслы хезмәт итәсез. Заман сулышын тоя белеп, алда торган бурычларны намус белән үтәп, тапшырылган һәр эшне зур җаваплылык тоеп башкаруыгызны югары бәялим. 
              Сезгә алдагы көннәрегездә ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, эшегездә зур уңышлар телим, диелә рәхмәт хатында. 

 

              Хөрмәткә лаек уңганнарга рәхмәт хатын Актаныш сөт комбинаты директоры Виталий Вайлапов тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев