Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш ветеринария лабораториясе яңа методика белән 28 көндә буазлыкны ачыклый (ФОТОЛАР)

Актаныш ветеринария лабораториясе республикада гына түгел, Россиядә сирәк булган анализлар ясый хәзер.

      Югары кыйммәткә ия терлек азыгы рационын төзеп мул продукция алу мөмкинлеген бүген район хуҗалыклары яхшы аңлый. Әлбәттә, яңалыкны гамәлгә кертү лабораториянең белгеч-табибларына җиңел булмады.


          Тагын бер яңалык-  ветеринария лабораториясендә 28 көнлек буазлыкны сөт аша ачыкларга өйрәнделәр.

Табиб-лаборант Ләйсән Харисова без, журналистларга хуҗалыктан килгән сыер сөтен махсус уентыкларга салып төрле химик элементлар белән реакциягә кертте. Буаз сыерның сөте сары төскә керә, юк икән, сөт ак көе кала.

          Буазлыкны билгеләүче электрон аппарат соң срокта гына бозау барлыгын ачыкласа, компонентлар белән тәҗрибә шактый иртәрәк диагноз куярга мөмкинлек бирә.


     Ит продукциясенең анализ нәтиҗәләре дә республикада беренчеләрдән булып “Меркурий” системасына кертелә башлады.

       Санитар-эксперт табибы Рушат Гайнетдинов итне электрон рәвештә тикшерә, барлык мәгълүматлар экранда күренә һәм шунда ук “Меркурий” системасында чагыла.

Иттән ясалган ппродукциядәге штрих-код аша сатып алучы мәгълүматларны укый.

Барысы да ризык сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен зыянлы булмасын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев