Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш ярминкәне сагынган: ите-балы, каймагы, яшелчәсе, итеге- бүген бар да бар

Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәне бар халык көтеп алды.

               Райондашлар сату-алуны сагынганнар икән бит.

   Бигрәк тә терлек һәм кош-корт тотучылар. Арпа, бодай кебек иген культураларына кытлык иртә көздә үк сизелә.

"Тамыр", "Ташкын", "Башак" һәм башка хуҗалыкларның йөк машиналары янында сату башланганчы ук зур чиратлар хасил булды. Иртәрәк килгәннәр ниятләренә иреште, икмәк тулы капчыкларны кечкенә арбаларга, машина йөк салу урыннарына тиз генә бушатып куйды.

Хуҗалыкларда иген уңышының корлылык сәбәпле начар булуы шулай итеп һәркемнең тормышына үтеп керә. 
          Ярминкә урыны итеп район мәдәният сарае яны билгеләнгән. Бу урында йөрергә иркен, сатучыларга да уңайлы.

Хуҗалыклар биредә терлек ите белән сату итте. Бәясе, нигездә, барысында да бер үк төрле-350 сум.

Реклама

  Актанышта ярминкә буласын ишетеп, районнан, шул исәптән төрле төбәкләрдән: Чаллы, Минзәлә, Башкортстан, Удмуртия якларыннан да сатучылар катнашты.

Азык-төлек, кием-салым гына түгел, бакчага утыртырга агач, чәчәк, җиләк үсентеләре дә алып килгәннәр. 

             Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев ярминкәне оешканлык белән үткәрүдә өлеше кергән барлык хезмәткәрләргә, оешмаларга рәхмәтен белдерде.

Мәдәният хезмәткәрләренең ачык һавада концерт номерлары белән чыгыш ясавы һәркемгә кәеф күтәренкелеге, елмаю бүләк итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев