Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШТА "КЫР КӨНЕ-2022" УЗДЫ!(+ПОДКАСТ, +ФОТОРЕПОРТАЖ)

Биредә безнең "Актаныш-информ" иҗат төркеме дә хезмәт куйды. Әлеге күңелле, олы әһәмияткә ия булган вакыйгадан "Актаныш таңнары" газетасына, радиоэфирга, "Актаныш авазы" ТВның "Хәбәрләр" тапшыруына репортажлар, материаллар әзерләнә. "Әнәк агрофирмасы җирлеге бүген гөрләп торды.

                                      Актаныш районы сәнгатькәрләре күркәм, дәртле җыр-моңнары, биюләре белән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

                                      Иң элек сүзне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зариповка тапшырдылар. Ул катнашучыларны, тамаша кылучыларны сәламләде. 
Үз чыгышында - районыбызда игенчелеккә бик зур игътибар бирелүе, яңа сортлар, заманча технологияләр кулланышы хакында ассызыклады:

                                      Район башлыгы Ленар Рафак улы алдынгыларны лаеклы бүләкләде. Дәүләт бүләкләренә - авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Ташкын" бригадиры  Рил Шамсов - "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре", "Әнәк" агрофирмасының ашханә мөдире Хәлимә Нуртдинова - "Татарстанның халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре" мактаулы исемнәргә лаек табылдылар. Шулай ук биредә тагы бер төркем тырыш агросәнәгать хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатлары бирелде.

                                      Чара  барышында кунаклар, күрше-тирә районнардан һәм Актанышның  үзеннән килгән алдынгы карашлы хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, хисапчылар, икътисадчылар һәм фермерлар  тәҗрибә участокларын,  экспозицияләрне, стендларны карап чыкты, Татарстан һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексының яңалыклары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев