Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШТА МИНИ-ТРАКТОРЛАР ҖЫЕЛА

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты булып торуы яхшы билгеле. Биредә практик яктан әзерлеккә дә зур игътибар юнәлтелә, хәтта тракторлар, махсус җайланмалар җыялар.

  “Егет кешегә–70 төрле һөнәр дә әз” татар халык мәкаленә таянып укыту алып барыла дисәк тә, күпертү булмас. Уку йорты бинасына аяк басу белән матди-техник базасының байлыгына–соклангыч, төзеклегенә, кабинетларның җиһазланышы шәһәрдән ким түгел. Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең иҗади төркем дә мондагы техникалар мөмкинлеге, егетләрнең осталык туплавы белән танышты.
  Ресурс үзәге - халыкара стандартлар нигезендә яңача корылмалар, педагогик кадрлары һәм укыту программалары эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын кәнәгатьләндерерлек заманча укыту үзәге ул. Берәүгә дә сер түгел, соңгы елларда ил эшче һөнәрләренә кытлык кичерә. Әмма шактый югары сыйфатлы мөмкинлекләре булган уку йортында студентлар күп, дәрестән тыш факультативларга да бик теләп йөри алар. Техникумда кар эттергеч һәм гомумән төрле җир-кыр эшләре өчен тәгаенләнгән мини-тракторлар җыелган, әле дә ясала. 
Айвар Хәйдәров, өлкән-мастер һәм махсус фәннәр укытучысы:
“Безнең техникумда өстәмә осталыкны камилләштерү дәресләре традициягә әверелде. “Мини-трактор” проектын гамәлгә ашырабыз, өстәмә агрегатлар ярдәмендә техник сыйфатларын көчәйтәбез. Эттерү генә түгел, карны тирә-юньгә сиптертү, урак вакытында печән җыюны да күз уңында тотабыз.”
 Студент-егетләр белән аралашканда аларның ихлас рәвештә шушы юнәлеш белән кызыксынуларын, өйрәнүләрен ассызыклап үтеп була. Детальләр, кирәк-яраклар белән әлеге мәсьәләдә техникум базасы даими тәэмин ителә. Махсус җайланмалы техника, аның уңай якларын фикерләп, уйлап башкарылган проектлар бәйгеләрдә катнашуга да лаек. Актанышлылар Саба районында үтәчәк проектлар бәйгесендә дә катнашачаклар . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев