Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШТА «УҢЫШ-2021» ОПЕРАЦИЯСЕ ДӘВАМ ИТӘ: Узган елгы кебек комбайнсыз калмыйк тагын!

2020 елның урып-җыю чорында «Таң» хуҗалыгында «Acros» маркалы комбайнга ут кабып, миллион суммадагы техника янып көлгә әйләнде. Пожар сәбәбе: комбайнның май үткәргеч торбасы шартлый, аккан сыеклыкка шунда ук ут каба һәм бөтен техниканы ялкын чорнап ала.

2013 елда “Ташкын” хуҗалыгы да янгын куркынычсызлыгы үтәлмәү аркасында комбайнсыз калган иде. 

"Уңыш-2021» операциясе кысаларында менә шундый фаҗигаләрне булдырмау, кимчелекләрне ачыклап, тиз арада төзәтү бурычы куела. 

“Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча 15 нче отряды”ның 103 янгын сакчылыгы бүлегеннән Мияссәр Зарипов белән Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Марат Арсланов шушы көннәрдә “Актаныш” һәм “Чишмә” агрофирмалары, “Нигез”, “Тамыр”, “Чишмә” хуҗалыкларындагы урып-җыю эшләре белән танышты. Марат Даян улы, тикшерү барышында куркыныч тудырырдай кимчелекләр күзтелмәвен әйтте.

Реклама

Комбайннарда янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар, сулы мичкәләр, көрәкләр, тавыш һәм яктырту приборлары булу һәм аларның төзеклеге, двигательләрнең торышы тикшерелгән. Барлык хуҗалыкларның басуларында да янгын сүндерү машиналары кизү тора.

Механизаторлар, нигездә огнетушитель торбаларын аерым саклыйлар, кагыйдә буенча бу торбалар огнетушительгә беркетеп куелырга тиеш. Инспекторлар аңлату эшләре алып барганнан соң бу кимчелек төзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев