Актанышта язгы чәчүдә эшләүче механизаторларга концерт куялар (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
16 май көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең тәүге ял концертын "Нур" хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тәкъдим итте.
Актаныш районы кырларында көнозын эшләп, язгы чәчүне башкаручы механизаторларның күңелен күтәреп йөрүче "агитбригада" эшли. Алар хезмәтчәннәрнең ашауга туктау вакытын туры китереп, ялларын бизи, күңелләрен күтәрә.
Шулай, 16 май көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең тәүге ял концертын "Нур" хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тәкъдим итте. Чараның төп максаты язгы чәчү кампаниясе чорында кыр хезмәтчәннәрен аз булсада авыр хезмәттән ял иттерү, көч туплау иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев