Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышта беренче көзге ярминкә 7 октябрьдә булачак

Тиздән- Өлкәннәр көне. Елдагыча, бу мөһим вакыйга уңаеннан 7 октябрьдә Актанышта зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев халкыбыз ихтыяҗын канәгатьләндерә торган барлык товарлар да ярминкәдә сатылачак, диде.

Кибет киштәләре сый-нигъмәттән сыгылып торса да, Актаныш ярминкәсен хәзер дә районыбыз халкы көтеп ала. Бигрәк тә көзге ярминкәләрне. Быелгы ярминкә сезонын ачып җибәрәчәк беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе Өлкәннәр көненә багышлана. 

- Бүген авылда үстерелгән иткә ихтыяҗ аеруча зур. Телефоннан шалтыратып та кайчан ярминкә була, ит кирәк иде, дип туры үземә эндәшәләр. 7 октябрьдә узачак ярминкәгә хуҗалыклар, фермерлар, әлбәттә, ит китерәчәк. Бәясе 450 сумнан артмас дип уйлыйбыз, - диде бу хакта Нәфис Әзһәм улы.

Шулай ук ярминкәдә КФХ- ларның хәләл кош ите, "Нептун" җәмгыятенең төрле ассортименттагы балыклары, Киров сөт комбинатының мае, Богады эшмәкәре Салиховның кәбестәсе, фермер Тәлгать Арслановның бәрәңгесе сатылачак. Нәкъ менә әлеге продукцияне халык яратып ала. 

Хәрби комиссариат артындагы мәйданга хуҗалыклар быелгы уңыш-  арпа, бодай кебек бөртеклеләр алып киләчәк. Аларның килограммы 10 сум тирәсе булачак. Актаныш икмәк кабул итү оешмасы он сатачак. 

Узган елларда "Чәчер" ЯАҖ үзләрендә игелгән горчица, җитен тәкъдим иткән иде. Быел да җәмгыять әлеге продукция белән тәэмин итүне күздә тота. 

Ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңай килмәсә дә, хуҗалыклар терлек асраучыларга йөз белән борылып үзләреннән салам, ә фермерлар печән артырырга вәгъдә итә. 

Районыбыз мәктәпләренә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси хуҗалыкларга да ярминкә ачык- суган, сарымсак, кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр, җиләк-җимешләрне биредә старга мөмкинлек тудырылачак.

Актаныш уңганнары Чаллыдагы ярминкәләрдә актив катнаша Атна саен шимбә көнне ит-сөт продукцияләре белән шәһәр халкын тәэмин итә. Райондашларыбыз 30 сентябрьдә үтәчәк Казандагы ярминкәдә дә зур әзерлек белән катнашачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев