Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ал күзлек киеп йөрүдән дөньялар алга бармый

Узган атнада хуҗалыкларның еллык эшчәнлекләрен бәяләү нияте белән оешкан гамәли сөйләшү "Актаныш" агрофирмасы белән "Эконом" хуҗалыкларында узды. Ут күршеләр булып көн күрсәләр дә, яшәешләре үзгә аларның. Шуңадырмы - киңәшмәдә эшчәнлекләре дә капма-каршы куелды. Хәер, әлеге сөйләшүләрдә тәүге тапкыр катнашуым булса, бу фикер белән килешер дә идем, тик хакыйкатькә күз йомып,...

Узган атнада хуҗалыкларның еллык эшчәнлекләрен бәяләү нияте белән оешкан гамәли сөйләшү "Актаныш" агрофирмасы белән "Эконом" хуҗалыкларында узды. Ут күршеләр булып көн күрсәләр дә, яшәешләре үзгә аларның. Шуңадырмы - киңәшмәдә эшчәнлекләре дә капма-каршы куелды.
Хәер, әлеге сөйләшүләрдә тәүге тапкыр катнашуым булса, бу фикер белән килешер дә идем, тик хакыйкатькә күз йомып, үз-үземне алдауда мәгънә юк. Дөрес, һәрнәрсә дә чагыштыруда сынала. Әмма, кызганыч, хуҗалыкларның эшчәнлегенә никтер төрле күзлектән карап бәя бирелә. Берәүләрнең хезмәте ал төстә күренсә, икенчеләрдә юк кына җитешсезлекләр дә тел шартлатып, шелтә белән телгә алына. Шуңа да, киңәшмәләр объектив күзаллау бирә дип, тулысы белән ышанып әйтә алмыйм. Сүз, "Актаныш" агрофирмасы белән "Эконом" ҖЧҖдә узган сөйләшүләр хакында гына түгел, ә гомумән.
Дөресен әйтергә кирәк, "Актаныш" агрофирмасының эшчәнлеге күпләргә үрнәк. Икътисади отышлы юлны сайлаган, яңарышларга омтылучы, Киров, Усы, Олыимән авылларын бер канат астына җыйган зур хуҗалык ул. Игенчелек тә, терлекчелек тармагы да һәрчак алгарышта.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 ноябрь, 2012 92 (9735) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев