Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АЛАР ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК: “Башак” хуҗалыгы тәүлеклек савым буенча 20 тонналык күрсәткечкә чыкты

Бу максатчан эшләүнең төп нәтиҗәсе. Район башлыгы Энгель Фәттахов, әлеге уңайдан хуҗалык җитәкчесе Илүс Ярмиевкә һәм хезмәтчәннәргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде.

               Хөрмәтле Илүс Илдус улы, “Башак” хуҗалыгы хезмәткәрләре!

          Сезне хезмәттәге уңышларыгыз – тәүлеклек савымны 20 тоннага җиткерүегез белән ихластан тәбрик итәм! Бу барлык хезмәткәрләрнең көйле, бердәм эшләве, районда агросәнәгать производствосын үстерүдә уртак эшкә керткән өлеше. Көндәлек тырыш хезмәтегез, профессиональлек һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Барлык матур эш-гамәлләрегез, изге теләкләрегез тормышка ашсын,сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык,бәхетле мул тормыш телим! ” диелә әлеге тәбрикләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев