Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алдынгыларга дан һәм хөрмәт: игенче -терлекчеләргә Сабан туенда район башлыгының бүләкләре тапшырылды

Сабан туй – сабан, игенче бәйрәме, аның төп геройлары – җир белән эшләүче, иген үстерүче кешеләр. Быелгы язда башкарылган эшләр көзен үз нәтиҗәләрен бирер, Актаныш игенчеләре быелгы авыл хуҗалыгы елын яхшы күрсәткечләр белән төгәлләрләр. Район Сабан туенда бик яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкән тракторчы-механизаторлар, савымчылар, башка тармак белгечләре хөрмәтләнде. Алдынгыларга яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!

                 Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән күпьеллык намуслы
хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән "Әнәк" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Иске Айман бүлекчәсе тракторчысы Хәйретдинов Марат Ринат улы, "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Хәйдәров Фәнил Фәрит улы хөрмәтләнде.

Реклама

      Актаныш муниципаль районы башлыгының мактау кәгазенә Пучы авыл җирлеге сәркатибе Сәрвәрова Лилия Рәшит кызы, "Газстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина йөртүчесе Гыйльфанов Фәрит Әкрәм улы лаек булды. 
              “Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Гайнанова Рузилә Дәниф кызына, "Нур "җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы
Саетов Азамат Шәкерт улына Актаныш районы башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев